Янил авылында Татарстанның халык артисты Гәбделфәрт Шәрәфиевка куелган кабер ташын ачу чарасы узды (фото)
Янил авылында изге, саваплы гамәл булды: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Гәбделфәрт Шәрәфиевка (1951-2014) куелган кабер ташын ачу чарасы узды. Кара мәрмәр гранит таш театрның якташыбызга булган соңгы бүләге иде. Әлеге чарада Гәбделфәрт Шәрәфиевның туганнары, Г. Камал театры коллективы һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы вәкилләре...
Янил авылында изге, саваплы гамәл булды: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Гәбделфәрт Шәрәфиевка (1951-2014) куелган кабер ташын ачу чарасы узды. Кара мәрмәр гранит таш театрның якташыбызга булган соңгы бүләге иде. Әлеге чарада Гәбделфәрт Шәрәфиевның туганнары, Г. Камал театры коллективы һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.
Актер турында:
Шәрәфиев Гәбделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Иҗади эшчәнлеге елларында Гәбделфәрт Шәрәфиев татар, рус һәм чит ил драматургларының төрле жанрлардагы спектакльләрендә 70 артык роль башкара. Аның актерлык үзенчәлеген чагылдырган беренче рольләре: М.Әмирнең "Агыйдел"ендә - Рахманов, М.Сторожеваяның "Хата с краю"сында - Степан, Г.Боровикның "Интервью в Буэнос-Айресе"сында - Педро, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында - Нургали, А.Кузнецовның "Тшккшбер гашыйклар"ында - Алеша, К.Гольдониның "Бабьи сплетни"сында - Арлекин, Р.Хәмиднең "Синең урыныңа кайттым"ында - Зәйтүн, Ш.Тотның "Нихәл, яшь иптәш"ендә - Андраш Хомлок.
Артист рольләренең һәрберсен аңа гына хас талант һәм бөек профессиональлек белән башкара, эшенә тырышлык, җаваплылык, фидакарьлек белән килүе аңа тамашачылар мәхәббәтен һәм хезмәттәшләре хөрмәтен бүләк итә.
Лилия Нургалиева, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев