Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уяу булыйк!

Бүгенге заман кешеләренең тормышы төрледән-төрле мәгълүмат алу белән бәйле. Дини мәгълүматны да төрле чыганаклардан - китаплар, газета-журналлар, интернеттан алып була. Кызганычка, шушы мәгълүмати "ташкын"да тискәре мәгънәгә ия булган, хәтта җәмгыять өчен куркыныч тудырганнары да бар. Сүз төрле секталар һәм дини төсмер алган оешмалар һәм хәрәкәтләр турында бара. Аларның төп максаты...

Бүгенге заман кешеләренең тормышы төрледән-төрле мәгълүмат алу белән бәйле. Дини мәгълүматны да төрле чыганаклардан - китаплар, газета-журналлар, интернеттан алып була. Кызганычка, шушы мәгълүмати "ташкын"да тискәре мәгънәгә ия булган, хәтта җәмгыять өчен куркыныч тудырганнары да бар. Сүз төрле секталар һәм дини төсмер алган оешмалар һәм хәрәкәтләр турында бара. Аларның төп максаты - кешеләр күңеленә адаштыру һәм фетнә орлыкларын салып, җәмгыятьтә үз йогынтыларын җәелдерү. Илебездә һәм дөнья күләмендә барган соңгы сәяси вакыйгалар безне бу мәсьәләдә аеруча уяу булырга мәҗбүр итә. Соңгы вакытта урамда һәм интернетта "изге ният"ләрен белдереп һәм "бетмәс-төкәнмәс саваплар" вәгъдә итеп, төрле язмалар яки китапчыклар тәкъдим итүчеләр күбәйде, әмма аларның барысына да ышанып бетеп булмый. Иң мөһиме шунысы: язмамы ул, китапмы, интернеттагы сайтмы - бу безнең өчен "шулай эшләргә кирәк" дигән сүз түгел әле, чөнки дини фәтва-нәсыйхәтне бирү хокукына фәкать билгеләнгән җитәкчеләр, җирле мөфти белән казыйлар, җәмәгатьчелеккә таныш булган рәсми имамнар гына ия.

Әйе, бүгенге көндә үзенең сәяси һәм шәхси мәнфәгатьләрен тормышка ашыру максаты белән динне, изге дини төшенчәләрне намуссыз рәвештә кулланучылар бар. Әйтик, интернеттагы "мал-мөлкәтегезне сатып, акчаларын безгә тапшырып, әҗер-саваплы юлга фида кылыгыз" яисә "фәлән җиргә сугышырга, җиһадта катнашырга килегез" дигән чакыруларга кемдер, хакыйкатьне аңламау, белеме булмау сәбәпле, бу тәкъдимнәргә җавап бирергә мөмкин. Шундый сайтлар, китапчыклар аша ни генә тәкъдим ителсә дә, шунысын онытмыйк: дин белән бәйле җитди мәсьәләләрне беркайчан да үзлектән, ялгыз гына хәл итәргә ярамый - моның өчен җирле дин җитәкчеләре, мәхәллә имамы белән киңәшергә кирәк. Урамда кемдер кулыгызга тоттырган китапчык яки интернеттагы сайт гамәл кылу өчен нигез була алмый.

Дин факторын файдаланып, үз шәхси максатларына ирешергә теләүчеләргә хас булган берничә үзенчәлекне билгеләп үтәсе килә. Беренчедән, андый кешеләр сәер дәрәҗәдә бәйләнчек була һәм үз фикерләрен гаять ныклап тагарга тырыша. Икенчедән, алар кешенең төрле тормыш проблемаларын хәл итүдә "ашыгыч" ярдәм һәм зур өмет-ышаныч вәгъдә итә (моның өчен аларның фикер-тәкъдимнәрен кабул итәргә генә кирәк). Өченчедән, сектантлар һәм, гомумән, шәхси яки сәяси максат белән үз мәнфәгатьләренә ирешергә теләүчеләр яшерен рәвештә, үз исемнәрен белдермичә генә эш итә.

Аерым төркем булып оешкан сектантларның тагын бер үзенчәлеге - рәсми дин әһелләрен танымау, аларны тәнкыйтьләргә, түбәнсетергә тырышу һәм ничек тә булса үзләренә игътибарны җәлеп итү. "Ниса" сүрәсендәге 59 нчы аятьне ("Буйсыныгыз Аллаһка, Аның пәйгамбәренә һәм үз арагыздан җитәкче итеп сайлап куелганнарга") алар йә белмәмешкә салышалар, йә үзләренчә аңлатмалар биреп, җитәкчеләргә буйсынуны дөрес түгел дип белдерәләр. Бу гади мөселманнарны рәсми дин җитәкчеләренә буйсынудан баш тарттырып, аерылган төркем сафларына тартыр өчен шулай эшләнә. Әмма хаталанып ялгыш юлга кереп китмәс өчен, ниндидер сораулар туганда, иң элек үзең яшәгән мәхәлләнең имамына мөрәҗәгать итәргә кирәк, имам мәсьәләне хәл итә алмаса - мөхтәсибкә, ул да җавап бирмәсә - төбәк казыена, аннан соң - Баш казыйга. Бу - динебездә кабул ителгән тәртип.

Үзен хөрмәт иткән кеше, һичшиксез, үз динен, тарихи тамырларын белергә тиеш. Мең елдан артык ислам динен тотып, татар халкы Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гамәл-гыйбадәт кылган. Милләтебезнең ислам диненә каршы килми торган күркәм гореф-гадәтләре дә бар. Алар заманында динебезне саклап калырга һәм бүгенге буынга тапшырырга ярдәм иттеләр.

Без, татар мөселманнары, рухи тамырларыбызның чишмә башын белергә һәм дини традицияләребезне хөрмәт итәргә тиеш. Ләкин үзебезнең рухи-әхлакый саулыгыбызны интернет яки урамда очраган билгесез кешеләр ярдәмендә түгел, ә Аллаһ тәкъдире белән билгеләнгән остазларыбыз, имамнарыбыз ярдәмендә кайгыртырга тиешбез. Бу - итагать юлы. Ә "ислам" сүзенең асыл-мәгънәсе нәкъ менә "итагать, буйсыну" дигәнне аңлата. Шушы юлны безгә Аллаһ Раббыбыз Үзе ахыргы пәйгамбәре Мөхәммәд гәләйһиссәләм аша күрсәтте. Шул юлдан барганда гына без бу дөньяның да, ахирәтнең дә бәхет-сәгадәтенә ирешә алачакбыз.

Ришат хәзрәт КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев