Туктан ханым – гаиләсенең алтын баганасы ул
Унсигез яшем тулгач, ирем мине урлап алып кайтты
Түбән Комар авылында яшәүче Туктан һәм Николай Очаевларның зур һәм эшчән гаиләсе турында газетабыз битләрендә язылган иде инде. Аларга кунакка бару өчен янә сәбәп табылды: Туктан ханымны, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” дигән республика конкурсының Балтачта үткән зона этабында катнашып, “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңүе белән котларга булдык.
Хуҗабикә безне ачык йөз белән, саф татарча сәламләп-сөйләшеп каршы алды.
- Яратам мин татар телен. Татарстан җирендә яшибез бит, - диде ул, елмаеп.
Сүз башында ук исеменең ни аңлатуы белән кызыксынмый булдыра алмадым. Чын, милли удмурт исемнәре тарихта гына калып бара һәм сирәк очрый бит хәзер. Җавабы гыйбрәтле булды:
- Әниемнең миңа кадәр туган ике улы да кыска гомерле булганнар. “Тукта” дип, үлемгә карата әйтелгән сүздән ясалган бу исем. Гадәттә, кызларга - Туктан, ир балаларга Туктар дип кушканнар.
Әңгәмәбезгә килене Марина да кушылды. Каенанасы белән шулкадәр охшашканнар ки: кызы дип уйладым башта.
- Конкурска гаиләбез белән җыелышып бардык. Кызлар-кияүләр, уллар-киленнәр, оныклар - егерме дүрт кеше без. Барчабызны бик кадерле кешебез - каенанам Туктанга булган ярату хисләре берләштерә. Ул безне туплап, иминлегебез һәм балаларыбызның киләчәге турында кайгыртып яши, - диде Марина. - Сәхнәгә бергәләп чыгып, каенанамның күркәм кешелеклелек сыйфатлары, эш сөючәнлеге, каенатам белән бәхетле гомер итеп, безнең өчен үрнәк булулары турында сөйләдек. Моннан тыш, “Зәнгәри” ансамблендәге дуслары да барып, рухи көч биреп утырдылар, чыгышыбыз азагында дәртле җыр-бию башкардылар.
- Дулкынландым, әлбәттә. Ун район вәкилләре килде бит анда, - дип дәвам итте Туктан ханым үзе. - Балтачка бару өчен район башлыгы Сергей Димитриев ярдәме белән безгә автобус бирелде. Конкурска әзерләнергә булышкан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара Гареевага, сәркатибе Ләйләгә, район Мәдәният йорты режиссеры Рамил Сәләхетдиновка ихтирам хисләрен белдерәбез.
Бу гаиләнең бәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Республика балалар китапханәсе үткәргән конкурсның муниципаль этабында “Әкияттә ышану һәм дуслык яши” дигән тамаша куеп җиңүче булганнар. Моннан ике ел элек, Кукмарада чыгыш ясап, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнсәләр, үткән елда телевидение журналистлары килеп, “Бәхетнең иң олысы” дигән тапшыруда күрсәткәннәр үзләрен.
Чыннан да, бик бәхетле кебек тоелды безгә Очаевлар гаиләсе. Ә Туктан ханым - шул ямьле тормышның, әйтерсең, алтын баганасы. Киленнәремне - үз кызларым, кияүләрне улларым кебек күрәм, бары тик шулай гына татулыкны сакларга мөмкин, ди.
Ире Николай белән танышу-кавышу тарихы турында сөйләвен үтенгәч, битләре алсуланып китте.
- Авылдашлар без, кечкенәдән бер-беребезне белеп үстек. Ош. Юмья мәктәбенә җәяүләп укырга йөргәндә портфелемне дә күтәрергә булыша иде, - диде, ул чакларны искә төшереп. – Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Кукмара мех фабрикасына эшкә кердем. Ял көннәрендә авылга кайткач, Николай белән кичке уенлыкта очраша идек. Унсигез яшем тулгач, урлап кайтты бит мине. Әйе, ул чакларда кыз урлау йоласы бар иде. Риза булдым инде. Шөкер, кырык җиде ел бергә тату гомер кичерәбез. Карчыгым, дип кенә тора миңа.
Бу хакта тулырак “Хезмәт даны” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев