Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган якта сезне көтәләр

Кайсы гына уку йортын алып карасаң да, аларның һәммәсендә диярлек кукмаралыларны очратырга мөмкин. Шунысы сөенечле: һөнәр үзләштерү белән беррәттән, спортта да, мәдәният-сәнгать, фән өлкәсендә дә горурланып сөйләрлек уңышлары бар егет-кызларыбызның. Узган ел яшьләр катнашында үткәрелгән дөньякүләм чараларда райондашларыбызның катнашуы да моңа ачык мисал. Әмма актив, конкурентлыкка сәләтле, тырыш яшьләр ни...

Кайсы гына уку йортын алып карасаң да, аларның һәммәсендә диярлек кукмаралыларны очратырга мөмкин. Шунысы сөенечле: һөнәр үзләштерү белән беррәттән, спортта да, мәдәният-сәнгать, фән өлкәсендә дә горурланып сөйләрлек уңышлары бар егет-кызларыбызның. Узган ел яшьләр катнашында үткәрелгән дөньякүләм чараларда райондашларыбызның катнашуы да моңа ачык мисал. Әмма актив, конкурентлыкка сәләтле, тырыш яшьләр ни өчендер районнарга, авыл җирлекләренә кайтырга ашкынмый. Юкса, югары белемле табиблар да, инженер-технолог, төзүчеләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы белгечләр дә бик кирәк бит... Район башлыгы Сергей Димитриев үзәк дәваханә һәм район Мәдәният йортында студентлар, өлкән сыйныф укучылары белән очрашу вакытында да әлеге мәсьәләләрне күтәрде, бүгенге көндә актуаль булган проблемаларга, "Стратегия - 2030" программасы кысаларында районыбызда башкарылачак эшләргә тукталды.

-Заман таләпләре елдан-ел үзгәрә. Хәзер кайсы гына тармакны алып карасаң да, анда тирән белемле, киләчәккә карап фикер йөртә белгән, эш дәрте белән янган яшьләрнең кирәклегенә инанасың. Шуның өчен уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең дә бәхетләрен читтән эзләмичә, үз туган якларында табуларын теләр идем. Аннары районыбыз үсеше өчен яшьләрнең дә фикер-тәкъдимнәре бик кирәк, - ди Сергей Димитриев. - Соңгы вакытта районыбызда булган үзгәрешләр һәркемнең күз алдында. Шөкер, шәһәрдән ким яшәмибез. Ял парклары, уен һәм спорт мәйданчыклары, юллар, тротуарлар ясалу - болар барысы да халык, яшь буын өчен. Киләчәктә ял паркына карусельләр куярга, балалар кафесы төзергә, Нурминкә елгасы буйлап яр буен төзекләндерергә планлаштырабыз, шулай ук туризмны үстерүгә әһәмият биреләчәк. Соңгы берничә ел эчендә поселокта агросәнәгать мәйданчыгын сафка бастырсак, анда 800ләп кешене эш урыны белән тәэмин итә алачакбыз.

Район башлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган укучыларга районнан уку йортларына максатчан юлламалар бирү мөмкинлеге булу хакында да сөйләде, яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән эшләп килүче дәүләт программаларына да тукталды. Быелдан районга эшкә кайткан табиблар өчен газ, су уздырылган, юлы булган урыннан 10 сутый җир кишәрлеге бирү буенча район программасы эшләячәк икән. Әле яңа гына уку йортын тәмамлап кулына диплом алып эшкә урнашкан белгечләр өчен бу, әлбәттә, сөенечле яңалык.

Районыбызның кайбер оешма-предприятиеләре "яшәрә" башлады инде. "Строй-Гарант" төзелеш оешмасында хезмәт куючылар арасында да яшь егет-кызлар шактый.

-Безнең яшьләр тырышып эшли дә, күңелле генә ял да итә белә, үзләренең хоккей, волейбол, футбол командаларын булдырып, төрле спорт ярышларында катнашырга да вакыт таба, - дип билгеләп үтте оешманың генераль директоры Илсур Шәрипов. - Киләчәктә эш урыннарын тагын да арттырырга җыенабыз. Шуның өчен безгә төзелеш белән бәйле булган барлык төр һөнәр ияләре дә кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кадрларга ихтыяҗ елдан-ел арта икән.

-Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның урта яше - 50-55 яшь. Димәк, безнең бурыч - аларга алмаш әзерләү. Инженер, агроном, орлыкчылык белгече, мал табиблары, механизаторларга ел саен сорау зур. Шулай ук куәтле чит ил техникасын иярләү өчен дә белемле яшь кадрлар кирәк, - ди ул. - Соңгы елларда хезмәт хаклары да күпкә артты. Югары уку йортларын тәмамлап, хуҗалыкларга эшкә кайткан яшь авыл хуҗалыгы белгечләренә хөкүмәттән 100 мең сум, ә техникум белеме булганнарга 50 мең сум башлангыч түләү (подъемный) каралган. Шулай ук бер ел дәвамында югары белемле белгечләрнең төп хезмәт хакына ай саен минималь оклад күләмендә өстәмә түләнелә, грантлар алу, торакка мохтаҗ булганнарга авылны социаль үстерү программасы кысаларында торак төзергә субсидияләр, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге бирелә.

Алексей ЛЕОНТЬЕВ, "Восток" җәмгыяте җитәкчесе:

-Мин тумышым белән Свердловск шәһәреннән. 13 яшьлек вакытымда гаиләбез белән авылга кайтып төпләндек. Мәктәптә укыганда фермаларны юеш, караңгы, пычрак итеп күз алдына китерә идем. Әмма вакыт барган саен карашым үзгәрде. Кайда укырга керергә, киләчәкне нинди һөнәр белән бәйләргә икән, дип тә озак уйламадым, авыл хуҗалыгына тукталдым - җир кешесенең тамагы беркайчан да ач булмый бит ул. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң, аграр көллияттә, Вахитов исемендәге хуҗалыкта эшләдем. Хәзер исә бишенче елымны "Восток" хуҗалыгын җитәклим. Әлеге юнәлешне сайлаганыма бер дә үкенмим. Авыл хуҗалыгы елдан-ел үсә, үзгәрә, яңа технологияләр үтеп керә. Хәзер кулларына чиләк тоткан сыер савучыларны да очратмыйсың, көрәк-сәнәкләр заманы да артта калып бара. Шуның өчен авыл җирлекләренә кайтырга курыкмагыз.

Руслан ДИМИТРИЕВ, район үзәк дәваханәсе табибы:

-Үзәк дәваханәдә хирург-уролог булып эшли башлавыма әле ярты елдан артык кына вакыт узды. Әмма беркайчан да нигә бирегә кайттым икән, дип уйлаганым булмады. Чөнки дәваханәнең баш табибы да, коллектив та яшь белгечләргә һәрчак теләктәшлек күрсәтәләр. Эш шартлары, мөмкинлекләр дә шәһәр дәваханәләреннән бер дә ким түгел.

Илназ ЗАРИПОВ, район кулланучылар идарәсе рәисе:

-Кукмарага кайтып эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлау исемдә дә юк иде. Шуның өчен районнан чакыру булгач, бераз икеләнеп тә тордым әле. Әмма хәзер үзебезнең башкарган эшләрне күреп, күңел сөенә. Ярый әле туган ягыма кайтканмын, дим. Район кулланучылар идарәсендә бүгенге көндә 100ләп кеше хезмәт куя, 26 кибет эшли. Соңгы вакытта югары белемле яшь белгечләргә кытлык, безнең үзебезгә дә яхшы технологлар кирәк. Хәзерге студентларга мөмкинлекләр бик зур. Шуның өчен үзегезнең һөнәри осталыгыгызны укыган вакытта ук эш белән күрсәтергә тырышыгыз. Җәйге каникулларда практика узу тәҗрибә туплауга гына түгел, бераз акча эшләүгә дә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме: ялкауланмау, үз максатыңнан тайпылмыйча алга омтылу! Аннары... кыю булыгыз. Кыюлык - ярты бәхет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев