Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Строймаркет" кибетенә рәхим итегез! (фото)

Кукмарада төзелеш материалы кибетләре бихисап, әмма аларның барысы да поселок үзәгендә түгел. Кайберләренә, үз транспортың булмаса, барып җитеп тә булмый.

Ә базарның өске ягына урнашкан "Строймаркет" кибетенә, бистә үзәгендә булганга, башка сәүдә нокталарына килгәч тә кереп чыгарга була. Өй өчен кирәкле товарларның бер урында туплануы да, башка сату нокталарына караганда бәяләрнең чагыштырмача очсыз булуы да күп клиентларны үзенә тарта. Әмма соңгы вакытта халыкның үз иткән кибете турында төрле сүзләр ишетергә туры килде, имеш, "кайчан карама, ишекләре бикле, кибет ябыла икән", "товарларын да очсызландырып сатканнар" һәм башкалар. Әлеге сүзләргә ачыклык кертү ниятеннән, кибетнең үзендә булып, андагы яңалыклар белән танышып кайттык.

-Без кибеттә ревизия үткәреп, үзгәрешләр керттек, шуңа күрә вакытлыча ябылып торырга мәҗбүр булдык. Чөнки сату программасын көйләү, барлык товарларга да штрих-код кертү шактый вакыт сорый. Кибетчеләргә дә өйрәнү өчен җиңелрәк булсын дип, әлеге эшләрне кыш көне, язгы сезон башланганчы башкарып калырга уйладык. Шулай ук кибет киштәләрен дә алыштырдык, бик күп яңа товарлар кайтарттык, - диде кибетнең директоры Нурфия апа Төхвәтуллина, әлеге сүзләргә ачыклык кертеп.

Эшли кибет, ник эшләмәсен, гөрләп тора! Һәркем үзенә кирәкле товар янында бөтерелә, сатучылар белән киңәшләшә. Кибет киштәләренә тезелеп киткән әйберләрнең күптөрлелегеннән күзләр камаша! Ни генә юк биредә: ремонт өчен кирәкле материаллар, бакча кирәк-яраклары, су кертү, мич чыгару әсбаплары, хуҗалыкта кулланыла торган барлык көнкүреш товарларын да биредә табарга була. Яз җитү белән канаулар ачу, түбәләрдән кар төшерү кебек мөһим эшләрне башкару өчен нык, уңайлы тимер соскычсыман көрәкләр, орлык чәчү эшенә керешкән бакчачыларга кара, соры, ак төстәге тартмалар кайтартканнар. Литрына карап, 25-150 сумнан туфрак та бар кибеттә. Итекчеләр колакларына киртләп куя ала: итек басу өчен җәймәләр дә монда сатыла. Мунча яратучылар өчен юкә мунчалалары да кайтты, сыйфаты да күпкә яхшы, диделәр сатучы кызлар. "Энәдән алып, тегү машиналарына катушкага кадәр бар бездә. Товарларның берничә төрлесен кайтартабыз, чөнки һәркемнең зәвыгы үзенчә бит, бар кешегә дә ошап бетеп булмый, кемдер формасы, төсе буенча сайланса, икенчеләрне хакы канәгатьләндермәскә мөмкин. Шуңа күрә сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш, - диде Нурфия апа. - Без халык өчен эшлибез. Бәяләрне кыйммәт куеп, клиентларны читләштергәнче, чагыштырмача очсыз хактан күбрәк товар сатабыз. Хәзерге вакытта люстраларга, обойларга ташламалар* каралган. Розетка, ут өзгечләр (выключатель) барысы да ун сумнан тәкъдим ителә".

-1991 елны Кукмарага кайтканнан бирле әлеге кибеткә сукмакны өзгән юк. - диде Манзарас авылыннан Кәүсәрия апа Сәлимова. - Ремонт вакытында барлык материалларны биредән алган идек: ишек тоткасыннан алып, буяулар, обойлар һәм башкаларны. Кирәкле бар әйбернең дә бер урында булуы уңайлы бит, Кукмара буенча эзләп йөрергә кирәкми, бәяләре дә кулай, кибеттә эшләүче кызлар да бик ягымлы. Әле беркөнне дә ярты сәгать тирәсе үземә кирәкле товарны сайладым, әмма кызлардан бер дорфа сүз дә ишетмәдем, бик итагатьле хезмәт күрсәттеләр, ярдәм иттеләр.

Сатып алучылар арасында исемлек белән килүчеләр дә бар. Сатучылар аларга барысын да җыеп, әзерләп бирәләр. Кирәк икән товарларны илтеп бирү мөмкинлеге дә бар. Якыннарыгызга төрле бәйрәмнәр уңаеннан нинди бүләк ясыйм икән дип тә аптырап йөрисе юк, чөнки кибеттә 500 сумнан алып 3000 сумга хәтле бүләккә сертификатлар сатыла. Ир-атлар да, гүзәл затлар да күңеленә хуш килгән бүләкне үзләре сайлый алачак.

Реклама хокукында

Ташламаларны ИП Төхвәтуллин тәкъдим итә, 2017 елның 1 мартыннан 31 мартка кадәр, тулырак мәгълүмат сатучыларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев