Сазтамак авылыннан Майдилбәр Хәмитовага – 100 яшь
Моның сере бик гади: апасы үлгәч, аның психик авыру улын карыйсы бар дип яше дә яши ул
Дөнья галимнәре, озын гомер серләрен ачарга теләп, нинди генә тикшерүләр үткәрмиләр һәм нинди генә нәтиҗәләр ясамыйлар. Ә менә Сазтамак авылындагы Майдилбәр әби Хәмитованың йөз яшькә җитүендә бернинди сер юк: моннан кырык ел элек бертуган апасы вафат булгач, аның психик авыру улын тәрбиягә ала һәм “Мин үлсәм, кем кулына калыр?” дип яши дә яши...
Сикәлтәле булган аның гомер юлы. 1936 елда ул, башкалада тормыш яхшырак булмасмы дип, Мәскәүгә юл тота. 18 яшь кенә була әле үзенә. Кунцево районындагы хәрби детальләр җитештерүче заводка эшкә урнаша, тулай торактан да урын бирәләр. Мәхәббәтен дә шунда очрата: шофер булып эшләүче Апас районы егете белән танышып, өч елдан гаилә коралар. Тик сөенеп-сөелеп озак яшәргә насыйп булмый аларга: фин сугышы башлана һәм Фатыйх фронтка җибәрелә.
Билгеле, аерылулар җиңел булмагандыр, әмма йөрәге астында тагын бер нәни йөрәкнең тибүе яшь хатынга юаныч бирә. Ә инде декрет ялына чыкканнан соң, сабыен туган ягында дөньяга китерү өчен Сазтамакка әнисе янына кайтырга ният кыла ул.
Әмма биредә күңеленә тынычлык таба алмый, сугыш уты эчендә йөргән ире өчен өзгәләнә. “Тулай торакның почта тартмасында хат-хәбәре ятадыр, бәлки. Яраланган булса, ярдәмем кирәктер. Кинәт сугыш бетеп, буш бүлмәгә кайтып керсә?” – дип төрлесен уйлый Майдилбәр. Һәм, әнисен аптырашта калдырып, кабат Мәскәүгә юл ала.
- Мең бәлаләр белән килеп җиткәннән соң, бүлмәбезгә кереп, аяк киемемнең берсен генә салган идем... ишек ачылып китте дә, ирем күренде. Сугыштан кайткан! Очрашу шатлыгыннан, хәер, вакыты да җиткән иде, шул төнне баламны да таптым, - дип сөйли ул. Өч җанның менә шулай очрашырга омтылуы могҗиза түгелмени?
Тик нәни Асия озын гомерле булмый: биш ае тулгач, кызамык чиреннән үлеп китә. Яшь парның күңел күген хәсрәт болыты сарып ала. Ә алда ил белән күрәсе зур сынаулар көткән икән.
- 22 июнь көнне сугыш башланды, 23 июньдә Фатыйхым фронтка дип җыенып чыгып китте, - дип хатирәләргә бирелә Майдилбәр әби.
“Борчылма, бәгърем, мин әйләнеп кайтырмын. Җиңү безнең якта булыр”, – ирнең Смоленск якларыннан килгән ике хатында да әнә шул сүзләр язылган була. Шуннан соң аның хәбәрсез югалуы турында кайгы язуы гына килә. Бәхетенә каршыдыр, бу юлы да Майдилбәр әби йөкле булып кала.
Ә дошман, бар көчен туплап, башкалага омтыла. Мәскәү өстендә немец самолетлары да еш бөтерелә. Бу күренешләр әлегәчә күз алдыннан китми йөзьяшәр әңгәмәдәшемнең:
- Тулай торак янында окоплар казыдык, һава тревогасы башлану белән, бүлмәләрдән тиз генә чыгып, шунда яшеренә идек. Эшкә йөрү дә кыенлашты. Завод Можайск юлында урнашкан иде (бу юлда соңрак Мәскәү өчен бик каты сугышлар була). Монда инде бомбалар төшкәли, җирдә үле гәүдәләр ята. Немец очучысы күреп калмасын өчен коймаларга сыенып, үрмәләп-шуышып барырга туры килә иде.
Карынында исә шулчак, үзе турында сиздереп, нәни җан иясе тибенә.
Заводта әлегә берәр смена эшлиләр, әмма никадәр киеренкелек, шом тулы сәгатьләр бу. Эштән соң шул ук куркыныч юл белән кайтырга туры килә. Һава тревогалары бүлмәдә дә тыныч кына ял итәргә мөмкинлек бирми. Мәскәү әнә шундый шартларда яши һәм явыз фашист гаскәрләренә каршы көрәшә.
Ә Майдилбәр октябрь башында кабат туган авылына – Сазтамакка әйләнеп кайта. Бер айдан кызы Факия дөньяга аваз сала.
Бала бераз аякка басканчы, яшь хатын колхозда эшли, аннары сабыен әнисенә калдырып, Нократ Аланына китә һәм тимер юллар станциясендәге күмер складына эшче булып урнаша. Унике ел буена ирләр белән беррәттән авыр хезмәт башкара ул.
Вагоннар белән килгән күмер күп очракта каткан-укмашкан була, аны ломнар белән ватып, көрәкләр белән бушаталар. Тырышлыгы өчен Майдилбәр мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, рәсеме һәрчак Мактау тактасында тора. Соңрак төзү-монтаж идарәсендә, балалар бакчасында җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Һәм янә Сазтамакка әйләнеп кайта: изге туган туфракның, туган нигезнең тартуы булгандыр инде. Хәлим исемле тол ир белән тормыш корып, уналты ел бергә тату гомер кичерәләр, алда әйткәнемчә, психик авырулы туганы Миннеханны да үз яннарына сыйдыралар. Ә инде иренең вафатыннан соң, ялгыз карчыкка авыруны тәрбия кылу кыенлаша. Ярый әле энесенең улы Фәрит Хәмитов, аның хатыны Рәхилә, элеккеге күршеләре Нурия һәм Минрахман Закировлар ярдәмнәреннән ташламыйлар. Кызы Факия бик миһербанлы булса да, Нократ Аланында үз гаиләсе белән яшәгәнлектән, көн дә килеп йөри алмаган, билгеле. Инде ул да дөньяда юк.
Әңгәмәбез азагында:
- Беренче мәхәббәтеңне юксынасыңмы? – дип күңел кылларын кузгаттым әбинең.
- Сагынмаган кая, - диде ул, көрсенеп. - Фатыйхым белән аның туган якларына кайта алмаган идек, бергә бик аз яшәп калдык бит. Кызыма 5-6 яшь булгандыр, аны ияртеп, Апас якларына киттем. Кече Күккүз авылында иремнең үги әнисе генә яшәп калган, әтисе сугышта һәлак булган иде. Ә менә апасы Нурлыбанатның Яшел Үзән шәһәрендә үз гаиләсе белән яшәвен белгәч, шунда эзләп бардым. И-и, сөенгәннәрен күрсәң иде! Килен, килен, дип торды. Әтисенә бигрәк охшаган, дип Факияне кат-кат сөйде. Елаштык, озаклап сөйләшеп утырдык. Вафатына кадәр аралашып, кунакка йөрешеп яшәдек. Шулай итеп, ирем алдындагы әманәтемне үтәдем.
Быелгы кышны ул Миннехан абый белән бергә Нократ Аланында үткәргән: кайгыртучан оныгы Альбина аларны үз янына алып киткән. Анда бик рәхәт булса да, авылны, күршеләрен сагыналар, җәйгә кайтырга исәплиләр икән.
Әйе, кайларга китсә дә, күңеле һәрчак газиз Сазтамагына омтылган бит Майдилбәр әбинең.
Эльвира Мөбарәкшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев