Самовар Күкшел авылына китте
Әбиләребез, әниләребез элек-электән күмер самоварын гөжләтеп чәй эчәргә яраткан. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән акциябезнең бүләге итеп тә юкка гына аны сайламадык. Бәйрәмгә санаулы көннәр калып барганда бик затлы, матур электр самоварының иясе дә ачыкланды. Күкшел авылында яшәүче Кадрия апа Тимергалиевага насыйп булды ул. 31 ел фермада сыер сауган, дүрт кызга...
Әбиләребез, әниләребез элек-электән күмер самоварын гөжләтеп чәй эчәргә яраткан. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән акциябезнең бүләге итеп тә юкка гына аны сайламадык. Бәйрәмгә санаулы көннәр калып барганда бик затлы, матур электр самоварының иясе дә ачыкланды. Күкшел авылында яшәүче Кадрия апа Тимергалиевага насыйп булды ул.
31 ел фермада сыер сауган, дүрт кызга тормыш бүләк иткән Кадрия апа әлеге бүләккә чын мәгънәсендә лаек. Әнә кызлары да: "Безнең әни бик киң күңелле, эчкерсез кеше ул. Ике каенсеңел, кайнана-кайната булган йортка килен булып төшкән, -диләр. - Элек-электән әтиебезнең һәм үзенең барча туганнары белән дус-тату яшәп, төп йортның җылысын саклый. Инде мәрхүм булган әби белән бабайны искә алу йөзеннән елга ике тапкыр Коръән ашын үткәреп, туганнарны бер табын артына җыя. Фермада эшләгән арада, без - кызларын да бар эшкә өйрәтте. Хәзер дә әни белән әти кызлары, кияүләре, оныклары өчен җан атып торалар. Рәхмәт инде аларга".
Отыш иясенең кем икәнлеге ачыклануга, өйләренә шалтыратып, Кадрия апа белән телефон аша бераз сөйләшеп алган идек. Үзе белән таныштырып, лаеклы ялда мин, дигәч, редакциягә кунакка өлкән яшьтәге бер апа килер дип күзалладык. Күңеле изгелектә булгангадыр: Кадрия апа яшьлек матурлыгын саклап кала алган.
-Тормыш иптәшем Наил бик әйбәт минем. Ноябрь аенда өйләнешүебезгә 43 ел булды. Әниебез дә кызларны үстерергә булышты, алар булмаса, мин бер эшкә дә өлгерә алмаган булыр идем, - диде ул үзе.
Кадрия апа белән Наил абый гомер көзен дә, иганәчебез - Олыяз авылында туып-үскән шәхси эшмәкәр Фәнил Әгълиуллин бүләк иткән самовар артында чөкердәшеп чәй эчеп каршыласыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев