Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Роберт Мансуров: Мәгариф елы тәмамланса да, бурычлары калды

2018 ел районыбызда халык мәгарифе елы кысаларында үтте. Әлеге чорга куелган бурычлар үтәлгәнме, аларның нәтиҗәлелеге ничек булган? Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт МАНСУРОВ белән әңгәмәбез шул хакта.

- Роберт Мияссәрович, халык мәгарифе елында башкарылган эшләргә нинди бәя бирергә мөмкин?
- Төп бәя түбәндәге күрсәткечләрдә чагыла. Районыбыз “Мәгарифтә югары сыйфат өчен” республика рейтингында, зур шәһәрләрдән генә калышып, иң яхшы бишлек составына керде. Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары гомуми белем турында аттестат алдылар. Олимпиадаларда катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең саны буенча район иң яхшы унлык исәбендә. Дәрәҗәле һәм масштаблы конкурсларда педагоглар һәм җитәкчеләр призлы урыннар яуладылар. Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе югары дәрәҗәдә үтте. Районыбызның мәгариф учреждениеләре базасында үткәрелгән чаралар - татар теле укытучыларының 7нче Бөтенроссия корылтае, Татарстан халыклары ассамблеясенең күчмә утырышы нәтиҗәләре югары бәяләнде. Мәгариф өлкәсендәге күзәтү һәм контроль Департаменты тикшерүе дә уңышлы узды.

- Хәзер балаларны иртә укытуга өстенлек бирелә. Узган елгы август киңәшмәсендә катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән “БалаSkills” проекты да зур кызыксыну уятты кебек...
- Әйе, бу модельгә 2017 елның башында ук нигез салынган иде. Ул мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә балаларга иртә профориентация тәрбиясе бирү, ягъни кул эшләренә өйрәтү, шул юнәлештәге эшчәнлектә район предприятиеләре, әти-әниләр, җәмәгатьчелек белән үзара элемтәдә торуны үз эченә ала. Ике еллык эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эшчәнлекнең мондый формасы балаларның иртә үсешенә ярдәм итә, әти-әниләр тарафыннан да хуплана. Шулай ук экспертлар да безнең “БалаSkills” моделен югары бәяләделәр, ул республиканың башка районнары тарафыннан да өйрәнелә.

- Соңгы вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан мәктәпләрдә милли телдә белем алуга игътибар бирелә башлады. Күпмилләтле районыбызда бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
- Бүгенге көндә мәктәпләр, балалар бакчалары тулысынча туган тел һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин ителгән. Укучыларыбызның да нәтиҗәләре куанычлы: рус, татар, удмурт, мари телләреннән республика олимпиадаларында алган урыннарыбыз, төрле конференция, иҗат конкурслары күрсәткечләре – моның ачык мисалы. Барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә милли театр студияләре, фольклор ансамбльләре оештырылды, милли мәгариф проблемаларын чагылдырган төрле дәрәҗәдәге чаралар, конференцияләр уздырылып килә. 9нчы сыйныфны тәмамлаган 172 укучыбыз, туган телдән имтихан тапшырып, уртача 4ле билгесе алдылар. Гомумән, туган телдә белем алу укуның сыйфатына тискәре йогынты ясамый. Мисал өчен, быел Байлангар урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлаган Динә Абдуллина, экология фәненнән укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында призлы урын алып, имтиханнарын югары балларга тапшырып, Мәскәү дәүләт университетына укырга керде. Мәмәшир мәктәбеннән Раиф Мотыйгуллин, быелгы имтиханда химия фәненнән 100 балл, биологиядән 98 балл җыеп, хәзер укуын Казан дәүләт медицина университетында дәвам итә. Мондый мисалларны күпләп санарга мөмкин.

- Белгәнебезчә, агымдагы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе, һөнәри юнәлеш бирүдә мәктәпләргә аеруча зур бурычлар йөкләнә. Бу юнәлештә башкарылган эшләргә тукталыйк эле.
- Районыбызда “Кече Ватаныңның патриоты бул” дигән муниципаль программа тормышка ашырыла, ул  балаларга профориентация бирү, хезмәт базарына яраклашуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Әлеге программа укучыларның игътибарын WorldSkills дөнья чемпионатына җәлеп итә, аларга һөнәр сайлауда булышлык күрсәтә. Бигрәк тә Кукмара аграр һәм Лубян урман-техник көллиятләренең бу юнәлештәге эшчәнлеген бәяләп үтәсе килә.  Мәктәпләрдә алып барылучы технология дәресләренең дә файдасы зур. Бу предмет буенча республика олимпиадаларында укучыларыбыз даими призлы урыннарны яулап киләләр. Быел да 4нче урта мәктәптән – Лилия Баһаветдинова, Әдилә Әхмәдуллина, Мирзәхмәт Муллахмәтов, Таһир Шәфигуллин, күппрофильле лицейдан – Камилә Шакирова, Пычак мәктәбеннән Алинә Нургаяновалар призерлар булдылар. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларның кул һәм иҗади эшләреннән күргәзмә-ярминкәләр, конкурслар, фестивальләр, бизнес-класслар оештырыла, алар булачак һөнәри эшчәнлеккә нигез булып торалар.  

- Районыбыз һөнәрле кешеләре, эшче профессияләргә ихтыяҗ булган завод-фабрикалары белән дан тота. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә бу үзенчәлек тә файдаланыламы?
- Әйе, предприятиеләргә экскурсияләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, белгечләр катнашында мастер-класслар оештырыла. Шулай ук без югары белем бирү йортлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре белән үзара килешүләр дә төзелгән.Балаларга белем-тәрбия бирүдә һәр алым, яңалык отышлы һәм без алардан нәтиҗәле файдаланырга тиешбез.
Гомумән алганда, мәгариф елы нәтиҗәле үтеп китсә дә, быелга да шундый ук бурычлар калды: без ирешелгәннәрдән чигенмәскә, белем-тәрбия бирү өлкәсендә сыйфатлылыкны һәм күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга тиешбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев