Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол турниры булды(+фото)

Районда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол турниры үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге турнирны ул үзе исән чакта ук үткәреп килде, аның вафатыннан соң да, менә ике ел инде бу традиция дәвам итә. Ел саен уеннарның финал өлешенә Ринат абыйның кияве Казан мэры Илсур Метшин үзе кайта. Шулай ук биредә Ринат аганың...

Районда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол турниры үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге турнирны ул үзе исән чакта ук үткәреп килде, аның вафатыннан соң да, менә ике ел инде бу традиция дәвам итә. Ел саен уеннарның финал өлешенә Ринат абыйның кияве Казан мэры Илсур Метшин үзе кайта. Шулай ук биредә Ринат аганың балаларын, туганнарын, якыннарын да күрергә була иде.

Бүген 3-4 урыннар өчен Саба районы Шәмәрдән бистәсенең "Яшьлек" һәм Кукмараның "Нур Баян" командалары көч сынашты. Исәп 5:2 белән кунаклар файдасына булды. 1-2 урыннар өчен "Зур Кукмара"-"Степан Разин" командалары арасында кискен көрәш барды. Беренче тайм "Зур Кукмара" файдасына 2:0 иде. Икенче таймда исәп 3:0 булды. Нәтиҗәдә "Зур Кукмара" командасы җиңүгә иреште.

Турнирда 1-4 урыннарны алган командаларны Казан мэры Илсур Метшин, район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Конституцион Суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, "Рубин" футбол клубы капитаны Олег Кузьмин, Ренат аганың якыннары тәбрикләде.

Район сессиясенең чираттагы утырышында Ринат Мөхәммәтшинга "Кукмараның мактаулы гражданины" исемен бирү турында карар кабул ителгән иде. Әлеге таныклык һәм медаль Ринат абыйның кызы Гөлнара ханымга тапшырылды.

Шулай ук кунаклар катнашында Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда исемле такта ачу тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев