Рамил Мәликов: Җирлектә башкарылган нинди эш турында сөйләсәң дә, үзара салымга барып тоташа
Олыяз авыл җирлеге башлыгы грант һәм үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.
Соңгы елларны районыбызда авылларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. Моның өчен дәүләт программаларының да ярдәме зур. Күп җирлекләрдә хәтта көн кадагындагы мәсьәләләр хәл ителеп, авыл урамнарына асфальт юллар салына башлады. Олыяз авыл җирлегенә дә без чем кара, шоп-шома асфальт юлдан җилдереп килеп кердек. Җитеш, төзек йорт, каралты-кура, тип-тигез юллар авылларның күрке булып тора.
Олыяз җирлеге башлыгы Рамил Мәликовның сүзләренә караганда, 475 хуҗалыкта 1500дән артык кеше яши. Быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» гранты һәм үзара салым программасы ярдәмендә Түбән, Югары Казаклар, Олыяз авылларында да урам юлларына асфальт түшәлгән. Максатлары – алдагы елларда да бу эшне дәвам итеп, барлык урамнарда да шушындый яхшы юллар булдыру.
«Быел җирлек юлларны төзекләндерү буенча өч грант отты. Аның берсе ике миллион сумны тәшкил итә, шуларга берәр миллион сум күләмендә үзара салым акчаларын өстәп, Түбән Казакларда - Муса Җәлил, Югары Казакларда - 1 Май, Олыязда Тау асты урамнарына 390 метр озынлыкта, 3 метр киңлектә асфальт җәелде, аның ике ягыннан да яртышар метр киңлектә юл кырыйлары ясалды. Урам юллары моңа кадәр дә начар түгел иде, чөнки соңгы елларны үзара салым программасы хисабына ремонт эшләре алып барылды, күпмедер өлешенә вак таш түшәлде. Тик замана үзгәреп тора, ихтыяҗлар да көннән-көн үсә. Тагын үзләштерәсе ике грантыбыз бар, алар хисабына Түбән Казакларда - балалар мәйданчыгы, ә Балыклыда хоккей тартмасы урнаштырылачак», - диде ул.
Җирлектә башкарылган нинди эш турында гына сөйләсәң дә, үзара салымга барып тоташа, ди җирлек башлыгы. Узган ел аны юллар төзелешенә җитәрлек булсын өчен, халык белән киңәшләшеп, Түбән һәм Югары Казакларда икешәр мең сумнан җыйганнар. Әлеге акчалар тулысынча планлаштырылган максатларда кулланылган. Ә Олыязда үзара салым һәр кешегә 800 сумнан билгеләнеп, юл төзелешенә, калганы инеш аша басма ясау, өч янгын гидранты урнаштыру өчен файдаланылган. Аңа кадәр дә Олыязга җиде янгын гидранты куелган булган. Ә Балыклыда исә юллар төзелеше федераль программа ярдәмендә үткән ел ук башланган. Аның нигезендә авылны су, юл, социаль объектлар белән тәэмин итү буенча проект эшләнгән. Ә үзара салымны һәр кешедән 800 сум җыйганнар. Әлеге акчаларга балалар мәйданчыгы, яр буе эшләнелгән, зират коймасы тотылган, әгәр финанс мөмкинлекләре җитсә, зират өчен кирәк-яраклар алырга җыеналар.
«Үзара салым акчаларына башкарылган эш һәркемнең күз алдында, шуңа күрә аны җыйган вакытта каршылыклар булмый. Гомумән, җирлектә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча күп хезмәт куела, халык үзе дә тырыш, җитеш, мул тормышта яши. Хуҗалыгыбыз да нык, нинди генә эшкә алынсак та, аларның ярдәменә таянабыз. Тик барыбер яшьләрнең авылда каласы килми, шунысы бик аяныч», - диде җирлек башлыгы.
Юлны Балтач районыннан килгән оешма төзегән икән, хезмәтләреннән канәгать булуын белдерде җирлек башлыгы. Барысын да җиренә җиткереп, тиз вакыт эчендә, технологиягә туры китереп башкардылар, диде. Төзүче оешма хезмәтләре өчен өч ел гарантия бирә.
«Асфальтның киңлеге 3 метр, дидегез, бу машиналарга йөрү өчен тар булмыймы?» – дип кызыксындык.
«Әгәр юлның киңрәк итеп салган булсак, аның озынлыгын кыскартырга туры килер иде. Бу үзебезнең генә карар түгел, авыл халкының да теләк-ихтыяҗлары исәпкә алынды. Авыл юллары өчен шушы үлчәмнәрне иң кулай, яхшы вариант, дип уйладык, чөнки монда тыныч, машиналарның узышасы юк», - диде.
Түбән Казаклар авылыннан Мәхмүт абый Таҗетдинов та фикерләре белән уртаклашты. Ул гомере буе тракторда, пенсиягә чыккач, комбайнда хезмәт куйган. Механизатор буларак хезмәт стажы 43 елга җыела. Шуңа күрә ул - юлларның михнәтен дә, рәхәтен дә күргән кеше.
«Урамнарыбыз чип-чиста, ялт итеп тора, юлларның төзеклегенә сөенеп бетә алмыйбыз. Элеккеге заманнарда урамнар начар, баткаклык иде. Хәтта башка авыллардан май заводына сөт алып килгән техникалар үтә алмый тилмерде. Тормыш иптәшем Саимә Олыяз мәктәбендә хезмәт куйды. Ташу вакытларында эшкә барганда елганы көчкә чыгып йөрде. Бер елны асылмалы басма ясадылар, аның сөенгәннәрен белсәгез! Аннан соң урамнарга таш җәйделәр, хәзер менә асфальтлы булдык. Иптәшемнең вафат булганына унике ел инде. Кызганычка каршы, аңа бу юлларны күрү насыйп булмады. Үзара салым акчасын да бик риза булып тапшырабыз, барысы да үзебез өчен бит, ул анда-монда китеп югалмый, башкарылган эшләрен күреп торабыз. Дәүләт җыйган акчаларны дүрт тапкыр арттырмаса, үзебезнеке генә бу кадәр эшкә җитмәс иде. Шуңа күрә артыннан йөреп эшләтүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Авылларда тормыш рәхәт хәзер, без, өлкәннәр, рәхмәт укып яшибез, тик яшьләр генә шәһәргә китү ягын карый», - диде ул.
Моннан ун ел элек Вахит авылыннан бирегә килен булып төшкән Лилия Галимова да Мәхмүт абыйның сүзләрен хуплады. Аллага шөкер дип куанабыз, өлкәннәр өчен генә түгел, балаларга да бик уңайлы бит, велосипедта, самокатта йөриләр, исән-сау булсыннар, хәвеф-хәтәрләргә генә очрамасыннар, диде.
Фото: Ризилә Корбанова / «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев