Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лидия апаның "Арлекино"сы көнгә 41 литр сөт бирә

"Рассвет" агрофирмасында эшләүче Лидия Александрованың "Татарстанның атказанган терлекчесе" исеменә лаек булып, Президентыбыз кулыннан медаль белән бүләкләнүе турында язган идек. Исеме республикада билгеле булган данлыклы сыер савучы белән якыннанрак таныштык.

Иске Юмья авылы кызы үзенең хезмәт юлын "Рассвет" хуҗалыгында секретарь-машинист буларак башлап җибәрсә дә, дүрт елдан соң фермага эшкә килә. Әлеге хезмәтне сайлавына да утыз елдан артып киткән инде. "Казанда укып алган һөнәрегезне ник алыштырырга булдыгыз? - дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. "Сыер савучыларның хезмәт хакы күбрәк иде, - дип, гади генә җавап бирде ул. - Мин ул вакытта якынча 80 сум акча ала идем, ә сыер савучыларга савымга карап 200 сум тирәсе түләнде. Әнием дә гомере буе "Заря" хуҗалыгында сыер савучы булып эшләде".

"Рассвет"та эш сменалы оештырылган, беренче сменага килүчеләргә йокының иң тәмле вакытында - иртәнге сәгать икедә үк торып, эшкә чыгып китәргә туры килә. "Сәгать өчтә инде фермада булабыз, чөнки сәгать дүртенче яртыда савым башлана", - ди данлыклы сыер савучы.

Беренче смена көндезге сәгать уникегә кадәр эшләп, эстафетаны хезмәттәшләренә тапшыра. Икенче сменага килүчеләр исә сәгать унбердән кичке сәгать җидегә кадәр маллар арасында кайнашалар икән. Терлекчеләр еллар дәвамында кабатланган әлеге режимга ияләнгәннәр инде, шуңа күрә бер зарлану сүзе дә ишетмәссең. Абзарда бар әйбер, кирәк-ярак - һәрберсе үз урынында. Мәсәлән, бер сыер савучы көрәкне кайдан алган - шунда куя, икенчесе дә шул ук урында калдырачак, шулай эшләгәндә аңлашылмаучанлыклар да килеп чыкмый, диделәр. Коллективта бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, дус-тату яшәгәнгә күрә дә эшләре уң бара рассветлыларның.

Бер абзарда ике йөздән артык сыер, барлыгы ун кеше эшли, диделәр. Лидия апа исә группадашы белән ике кешегә 70 сыер савалар, бер алмаш савымчы башкаларны чираттан ял иттерә, икенчесе еллык ялга чыгара. Абзарларда маллар да чиста. Көн саен иртә белән сәгать сигездә сыерларны чистарталар, утарларга саф һавага чыгаралар. Малларны ашату да рацион нигезендә көйләнгән. Бер сыердан уртача 25-30 литр сөт савалар. Кырык литрдан артык сөт бирә торган сөтлебикәләр дә бар, диделәр.

Менә ун ел инде "Рассвет" "Урал" хуҗалыгының ныклы канаты астында эшли. Әлеге дәвердә хуҗалыктагы яхшы якка үзгәрешләр халыкның күз алдында. Җитәкчеләрнең хезмәт кешесенә хөрмәте, игътибары турында да бары мактап кына сөйлиләр биредә. Лидия апа да хезмәт хакларын вакытында бирүләрен, бәйрәм саен пакет-пакет бүләкләр белән сөендерүләрен билгеләп үтте. Алай гына да түгел, эшчеләрне сәламәтлекләрен ныгыту өчен ял йортларына, шифаханәләргә юлламалар белән дә куандыралар икән.

Нырья авылында яшәүче Лидия апа тормыш иптәше Владимир абый белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Владимир абый үзе дә "Рассвет"та тракторчы булып эшләгән. Ике уллары да биредә хезмәт куялар. Берсе - тракторчы, төпчекләре эретеп ябыштыручы, ә уртанчылары Саба районында урман хуҗалыгында эшли икән. Шәхси хуҗалыкларында да маллар, кош-корт асрап көн күрәләр. Анда да хуҗалыкның ярдәмен тоялар, эшләгәнгә һәм пай җирләре өчен дә ашлык, печән, саламын вакытында биреп торалар.

-Бар хезмәт кул белән башкарыла торган авыр заманнарда да эшләдек. Сөт аппараты чиләкләрен күтәреп йөртү, һәр мал алдына терлек азыгы салып чыгу... Хезмәт хаклары белән дә тоткарлыклар була иде. Бүгенге көндә исә эшебез күпкә җиңел. Сөт савуның күләменә карап, егерме биш-утыз мең сум хезмәт хакы алабыз. Яшьләр дә эшкә киләбез дип торалар. Авыл җирендә бу кадәр акча түләнә торган эш урынын каян табасың?! - диде Лидия апа. - Җитәкчелеккә дә рәхмәт, эшләгәнне күрә беләләр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләкләнү дә хезмәтемә зур бәя булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев