“Кыш бабайдан – биш бүләк” акциясенә нокта куелды
Шагыйрь әйтмешли, " Ул көн килде!": Кукмарада бер ай дәвамында барган "Кыш бабайдан - биш бүләк" акциясенә нокта куелды. Ничек шулай була торгандыр: һәр акциягә нәтиҗә ясар вакыт җитсә, кемнәргә отыш чыгар икән, ничек кабул итәрләр дип, күңел ашкына, дулкынлана башлый. Әлеге акциядә барлыгы 534 абунәчебез катнашты. Хатлар (күчермәләрен генә...
Шагыйрь әйтмешли, " Ул көн килде!": Кукмарада бер ай дәвамында барган "Кыш бабайдан - биш бүләк" акциясенә нокта куелды. Ничек шулай була торгандыр: һәр акциягә нәтиҗә ясар вакыт җитсә, кемнәргә отыш чыгар икән, ничек кабул итәрләр дип, күңел ашкына, дулкынлана башлый.
Әлеге акциядә барлыгы 534 абунәчебез катнашты. Хатлар (күчермәләрен генә сорасак та, квитанциянең үзен җибәрүчеләр дә булды) шактый килде, квитанцияләрне редакциягә алып килеп күрсәтүчеләр дә бик күп булды, электрон адресыбызга юллаучылар да бар иде.
-И-и, үз кешеләренә генә чыга инде ул приз, безгә эләкми ул, мин ышанмыйм яисә газетагызны озак еллар алам, отышны миңа чыгартыгыз әле, - дип әйтүчеләрне һәр акция саен ишетергә туры килсә дә, абунәчеләребез алдында йөзебез ак. Нәтиҗә ясаган вакытта без - читтән карап торучылар гына, ә отыш ияләрен очраклы рәвештә шушы вакытта редакциядә булучылар ачыклый. Әнә, бу мизгелдә Зур Кукмарада яшәүче Рәсимә апа Минһаҗева "Балачак истәлекләре" рубрикасына язма, ә Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафыйк абый Заһидуллин исә әлеге акциядә катнашу өчен квитанция алып килгән иде. Язманы алып куеп, Рафыйк абыйны 534нче катнашучы итеп теркәдек тә, үзләренә саннар язылган кәгазь кисәкләрен һәм призлар исемлеген бирдек.
Иң беренче булып, 304 сан белән теркәлүче, Манзарас авылының Ибраһим Гази урамында яшәүче Гайфетдин Аблаевның Кыш бабайның Яңа ел капчыгына салынган 10ар килограммлы күчтәнәч иясе булуы ачыкланды. Шундый ук бүләк Кукмараның Степан Разин урамыннан Зөлфия Гатауллинага да эләкте. Киез итек-киез комбинаты кафесында үтәчәк Яңа ел кичәсенә билетлар Зур Кукмараның Яр буе урамында гомер итүче Габбасовлар гаиләсенә насыйп булды. Ә Кукмара металл савыт-сабалар заводында эшләнгән затлы таба поселокның Гафиятуллин урамында яшәүче Даутовага (кызганычка каршы, хатында исеме дә, телефон номеры да язылмаган иде. Үзен танып, бүләкне килеп алуы сорала. -авт.) чыкты. Җомга көнне һәркайсына хәбәр итеп сөендердек тә, дүшәмбе көнне редакциябезгә бүләкләрне алырга чакырдык.
Рәхмәт инде үзләренә, нәкъ вакытына җыелдылар. Кыш бабаебызга да зур рәхмәт, ел саен килеп (Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Марат Хәсәнов), үзенең матур теләкләрен әйтеп, бүләкләрне тапшыра. Быел да әлеге мизгелләргә ямь бүләк итте ул.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев