Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның өч балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре бара (фото)

Август аенда махсус комиссия белән мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген карап йөргәндә кайбер балалар бакчаларының аяныч хәлдә булуына йөрәк әрнегән иде. Яңгырлар вакытында түбәдән су үтеп, тәрәзәләрдән җил уйный торган бинада эшләү, сабыйларга тиешле белем-тәрбия бирү, чыннан да, бик авыр. Әмма мондый проблемалар тиздән бөтенләй бетәр, дип ышанабыз. Чөнки...

Август аенда махсус комиссия белән мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген карап йөргәндә кайбер балалар бакчаларының аяныч хәлдә булуына йөрәк әрнегән иде. Яңгырлар вакытында түбәдән су үтеп, тәрәзәләрдән җил уйный торган бинада эшләү, сабыйларга тиешле белем-тәрбия бирү, чыннан да, бик авыр. Әмма мондый проблемалар тиздән бөтенләй бетәр, дип ышанабыз. Чөнки узган ел республикада "Балалар бакчаларына капиталь ремонт" программасы эшли башлады. Аның кысаларында поселоктагы "Салават күпере" һәм "Кыңгырау", Вахит авылындагы балалар бакчаларына капиталь төзекләндерү уздырыла.

-Районыбызда 46 балалар бакчасы, белем йортлары канаты астына алынган 15 мәктәпкәчә төркем уңышлы гына эшләп килә. Әмма бакчаларның 36сы бүгенге көндә төзекләндерү көтә. Өч бакчада эш бара инде, программа буенча алга таба калганнарында да ремонт үткәрелер дип өметләнәбез, - ди район мәгариф идарәсенең баш белгече Нурия Хаҗиева. - Узган ел район җитәкчелеге һәм иганәчеләр тырышлыгы белән Олыязда һәм Кукмарадагы "Салават күпере" балалар бакчаларында 20шәр урынлы өстәмә төркемнәр булдырылды, Чарлы авылы балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелде.

45 еллык тарихы булган "Салават күпере" балалар бакчасына хәзерге вакытта алты төркемгә 124 бала йөри.

-Бакча бинасында буш торучы бер бүлмә бар иде. Төзүчеләр узган елның август ахырында эшне иң элек әнә шуннан башлады. Биредә идән-түшәм ремонтланды, тәрәзәләр алыштырылды, эчке бизәү эшләре башкарылды, яңа җиһазлар, уенчыклар кайтарылды. Өстәмә төркемгә ике яшьтән өч яшькә кадәрге 20 баланы кабул иттек, - ди бакча мөдире Лилия Каюмова. - Капиталь ремонт вакытында бүгенге көнгә бинаның барлык тәрәзәләре яңартылды, ике яктан да эвакуацияләү юлына баскычлар ясалды, җылылык системасы, канализация, түбә тулысынча алыштырылды. Төзүчеләр барысы да тырыш, үз хезмәтләрен җиренә җиткереп, чиста-пөхтә итеп эшлиләр.

Без килгәндә балалар бакчасының зурлар төркемендә эш кайный иде. Кемдер бәдрәф, юыну бүлмәләренә кафель ябыштыра, кемдер штукатурлый, стеналарны буйый, агарта.

-Хезмәтебезне бик яратабыз. Матурлык тудыру үзе үк күңелгә рәхәтлек бирә, - диләр штукатур-маляр Резидә Котдусова һәм Зөфәр Фәйзриевлар. - Әлеге төркемдә инде эш ахырына якынлашып килә: пластик тәрәзәләр куелды, идәннәр агач тактадан түшәлде. Стеналарны тигезләп штукатурладык, төрле төсләрдән матур бизәкләр төшергәннән соң, түшәмне буярга керешәчәкбез.

Төркемнәр берләштерелгәч, бакча үз эшчәнлеген туктатмаган. Әти-әниләр өчен монысы аеруча мөһим. Төзүчеләр, төркемнәрдә эшләрне төгәлләгәч, җәйгә ашханә һәм кер юу бүлмәләрен яңартачак, бакча бинасы тышкы яктан плитә белән төреләчәк икән.

1975 елда төзелгән "Кыңгырау" балалар бакчасында төзекләндерү гыйнвар аенда башланган. Бакча мөдире Розалия Гобәйдуллина сүзләренә караганда, хәзерге вакытка биредә тәрәзәләр, су һәм канализация торбалары, электр үткәргечләре яңартылган. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, балалар булмаганда, төзүчеләр җылылык системасын да алыштырганнар.

-Бакчабыз тиздән үзенең икенче яшьлеген кичерәчәк, - ди мөдир. - Проект-смета документлары буенча төзүчеләрнең кулы тимәгән бер генә почмак та калмаячак. Хәтта бакчаның тышкы ягы да яңартылып, әллә каян балкып, күренеп торачак. Ремонт эшләре 20 августка тәмамланыр, дип планлаштырыла.

Капиталь төзекләндерү программасына кертелгән Вахит балалар бакчасыннан хәбәр итүләренчә, биредә ике төркемдә 39 бала тәрбияләнә икән. Бинаның икенче катында ремонт эшләре инде төгәлләнгән: тәрәзә, ишекләр яңартылган, су, җылылык торбалары алыштырылган, идәнгә линолеум җәелгән, стеналар буялган. Хәзерге вакытта беренче катта эш калып бара.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев