Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада элеваторга беренче ашлык олаулары кайтты (фото)

Бүген элеваторга басу-кырлардан беренче ашлык олаулары кайтты. Уңышны тантаналы рәвештә кабул итү - борынгыдан калган матур гадәт. Һәр елны без әлеге мизгелләрне дулкынланып көтәбез, быел ул тагын да зарыктырды шул. Әмма бик тиздән әйләнә-тирәгә ашлык киптерү җайланмаларының гөрелтесе белән бергә икмәк исе таралыр...

Борын-борыннан иген игү авыр, ләкин шул ук вакытта саваплы, мактаулы хезмәт саналган. Икмәксез табынны күз алдына китереп булмый. Барлык ризыклардан өстен бит ул! Ә шушы икмәк табынга килгәнче, күпме тир түгә игенче.

-Басу-кырлар искиткеч матур, игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Бу игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, беренче олауларны кабул итү бәйрәмендә. - Бүгенге көндә безнең алда 30 меңгә якын гектардагы бөртекләрне амбар-сарайларга алып кайтып җиткерү бурычы тора. Уңышны үстергән игенчеләргә рәхмәт, алтын башакларның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга язсын.

Ризилә КОРБАНОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев