Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара аграр көллиятендә уку базалары яңартыла

Аны заман таләпләренә туры килерлек ресурслар үзәге итәргә планлаштыралар

Янил МТСнан башланган Кукмара аграр көллиятенең бер гасырга якын тарихы бар. Шушы еллар эчендә аның исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, җисеме шул ук калды - әлеге уку йорты киң кырлы техник-механизаторлар әзерли. Биредә хәзер ташчы, пешекче, тегүче һөнәрләре дә алырга була. Ә яңа уку елыннан газ буенча да белгечләр әзерли башлаячаклар.

Соңгы вакытта көллият зур үзгәрешләр алдында тора - аны заман таләпләренә туры килерлек ресурслар үзәге итәргә планлаштыралар. Бу, гади тел белән аңлатканда, кайсы эшче һөнәренә сорау зур - шуны әзерләү дип атала. Әйтик, Кукмара тегү фабрикасына яисә киез итек-киез комбинатына югары әзерлекле бишәр белгеч кирәк, ди. Әлеге оешмалар көллияткә шул сандагы белгечкә заказ бирәләр һәм ресурслар үзәге аларны әзерләп чыгара. Бу шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә кагыла. Студент көллияттә белем ала, авыл хуҗалыгы эшләре циклы буенча практика уза, ягъни заманча техникада эш тәҗрибәсе туплый һәм дипломын ала да, хуҗалыкка кайтып, әлеге техникада эшли башлый. Ул инде теоретик яктан да, практик яктан да әзерлекле була.

Көллият әлегә ресурс үзәк статусын алмады. Әмма инде бу эш документаль яктан раслану алдында тора. Яңа җиһазларга да заявкалар бирелгән. Әлбәттә, элеккеге мөмкинлекләр белән генә алга китеп, төпле белгечләр әзерләп булмый. Шуңа күрә көллияттә хәзер уку базалары яңартыла, капиталь төзекләндерү киң колач белән бара, кыскасы, ресурслар үзәгенә әверелү өчен бар яктан эш кайный.

-Бүгенге көндә "Строй-Гарант" төзүчеләре укыту-лаборатор комплексында капиталь ремонт эшләре башкаралар. Идән, түшәм, стеналар яңартылды, яңа ишекләр, тәрәзәләр куелды, - ди көллият директоры, инде 20 елга якын әлеге вазыйфаны башкаручы Азат Гатин. -Биредә студентларның теоретик укулары үтә. Алар заманча авыл хуҗалыгы техникалары белән шушы комплекста танышалар, аларда эшләргә өйрәнәләр. Шулай ук ашханә дә капиталь ремонтка "керде". Бер үк вакытта ишегалды да төзекләндерелә: егетләр брусчатка җәяләр. Төп максатыбыз: без белем бирү системасын хезмәт базары таләпләренә җайлаштырырга тиеш. Предприятиеләр белән шефлык элемтәләрен алга таба да киңәйтергә уйлыйбыз.

...Эшче куллар армиясе сафын тулыландыручы аграр көллият быел үзенең 55 еллыгын каршылый. Кеше яше белән чагыштырганда 55не гомер көзенә таба бер адым дип уйласаң да, көллиятне исә алда өр-яңа тормыш көтә.

Ресурслар үзәгенең филиалы Кукмарада, "Агрохимсервис" оешмасының элеккеге конторасында булачак. Биредә тегүчеләр, чәч кисүчеләр, шоферлар һәм эретеп ябыштыручылар әзерләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев