Гаражларны алгач, Кукмарада күпкатлы йортлар тирәсе ачылып китте
Беркөнне эш урынымда телефон шалтырады. Элемтәнең аргы башындагы апа, исемен әйтергә теләмичә, үзен Кукмараның Тимер юл урамында яшәүче, 71 яшьлек газета укучы дип кенә таныштырды. "Сеңлем, сезнең газетадагы "Кемгә ачыйм күңелемне?" рубрикасына бирелгән язмаларны бик кызыксынып укыйм. Үземнең дә шушы рубрика өчен бер фикеремне әйтәсем килгән иде, сөйлим әле", -...
Апа әлеге дә баягы шәһәребездәге күпкатлы йорт янәшәсеннән алына торган гаражлар темасын күтәрде. "Газетагызда бу турыда язмалар шактый чыкты инде, аңлатып та язасыз, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин да бу уңайдан үз фикерен аңлаешлы итеп җиткерә. Әмма менә безнең йортта подвал да, балкон да юк. Кар көри торган көрәкне дә, чананы да куяр урыныбыз калмады. Без ни эшләргә тиеш?" - дигән сорауны бирде ул.
Телефон аша гына бар нәрсәне дә аңлатып, ачыклап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә җавапны язма рәвештә бирергә булдык. Мәгълүм булганча, алына торган гаражлар урыны шәхси түгел, рәсмиләштерелмәгән. Димәк, беркемнең дә ул урыннан файдаланырга хакы юк. Авыл җирләрендә гаражың, каралты-кураңны ярты метр да читкә чыгарып сала алмыйсың бит. Шунда ук тиешле органнарга хәбәр итүчеләр табыла. Апаны да аңларга була, вак-төякне куяр урыннары юктыр. Әмма үзләре үк, алдан уйламыйча, балконсыз фатир алганнар. Йортның планировкасында булмагач, аны хәзер үзгәртеп тә булмый. Бер генә юл кала: бәлки фатир эчендә "кладовка" шикелле әйбер ясарга, күршеләр һәм йорт комитеты рәисе белән киңәшләшеп, подъездда яки баскыч астында кирәк-ярак куяр урын әзерләргә буладыр. Ә подвалга килсәк, анда кереп йөрү һәм үз әйберләреңне саклау тыеладыр дип беләм, чөнки ул коммуникацияләр өчен генә файдаланылырга тиеш.
Ә тиешсез урынга төзелгән гаражларга килсәк, алар шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә алына. Берничә елда шәһәр эчендә мең ярым тирәсе сарай-мунча яки гаражлар сүтелде, яки башка җиргә күчерелде. Әлеге корылмалар шәһәребез урамнарын ямьсезләп торса, икенчедән, ишегалларын, йорт тирәләрен төзекләндерүне тоткарлыйлар иде. Ә менә карарны үтәмичә, әлеге эшләрне тоткарлаучылар да бар.
-Бүгенге көнгә кадәр шундый 16 гараж хуҗасының эше судка җибәрелгән иде. Суд карары нигезендә аларга бу эшне башкару өчен 10 көн вакыт бирелде. Нәтиҗәдә 13 кеше гаражларын үзләре алдылар, - ди шәһәр башкарма комитеты юристы Алмаз Фатыйхов. -Ә менә 3 хуҗаның "эше" суд приставларына тапшырылды. Бу гаражлар Ворошилов урамы, 23нче йорт, Тимер юл урамы, 16нчы йорт янәшәсендә һәм Чехов урамындагы 2нче һәм 3нче йорт араларында урнашкан. Суд приставлары тарафыннан карарны үтәү өчен биш көн вакыт бирелә. Инде бу очракта да гараж хуҗалары битарафлык күрсәтә икән, аларга карата башкарма җыем (исполнительный сбор) өстәлә. Суд приставлары гаражларны үзләре күчерттереп, аның чыгымнарын һәм башкарма җыем суммасын хуҗадан түләттерәчәкләр.
Кыскасы, газетабызда гаражлар мәсьәләсе күп яктыртылды инде. Гараж урыныннан ничә еллар дәвамында законсыз файдаланган булуларын аңлаганнар карарны үз вакытында үтәсәләр, ә киреләнеп, үзбелдеклеләнеп йөрүчеләргә кесәләрен шактый юкартырга туры киләчәк.
... Кышкы яллар чорында Казанда бергә укыган төркемдәшем, дус кызым Рузилә кунакка кайткан иде. "Бертуган Комаровлар" тукталышында аны озатырга электр поезды көтеп торганда ул: "Абау, Лилия, кара әле, игътибар иттеңме син, мондагы күпкатлы йорт тирәләре ничек чистарган икән бит?! Андагы гаражлар, такта сарайлар тимер юл полотносы буйларын бигрәк ямьсезләп тора иде. Хәзер йортлар "ачылып" киткән. Кукмарагыз буйлап көнгә меңнәрчә кеше поездда үтеп йөри, чистарту бигрәк яхшы булган икән бит", - диде ул. Дөрес сүзгә җавап таба алмадым.
Лилия НУРГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев