Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коррупция дәваханәләр тирәсенә “елышкан”

сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе, иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә, тегү фабрикасында эшләүчеләр, район Пенсия фондына, Башкарма комитетка килүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрде. Сораштыруда 211 кеше катнашкан. Социологик тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның 82 процентының райондагы вазыйфаи затларга бүләкләр биргәне юк, ә 16...

сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә

Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе, иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә, тегү фабрикасында эшләүчеләр, район Пенсия фондына, Башкарма комитетка килүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрде. Сораштыруда 211 кеше катнашкан.

Социологик тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның 82 процентының райондагы вазыйфаи затларга бүләкләр биргәне юк, ә 16 процентына шәхсән үзенең яки кемдер аркылы "табаны майларга" туры килгән. Районның кайсы оешма, учреждениеләрендә коррупциягә аеруча юл куела дигән сорауга респондентлар түбәндәгечә уңай җавап биргәннәр: медицина - 63, ЮХИДИ - 20, мәгариф - 15,6, эчке эшләр бүлеге - 4,7, суд һәм прокуратура - 3,7, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы - 1,8, Пенсия фонды - 1,4 процент. Узган елгы тикшерү нәтиҗәләре буенча да медицина беренче, ЮХИДИ икенче урында булган.

Соңгы елларда сезнең районда коррупция юнәлешендә хәл үзгәрдеме дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 17 проценты - кимеде, 15 проценты - артты, 32 проценты элеккечә калды дип җавап биргән.

Район газетасында һәм җирле радиода коррупциягә каршы политика тиешле күләмдә яктыртыламы, дигән сорау да бирелгән. Респондентларның 22,7 проценты информация җитәрлек күләмдә бирелә дип белдерсә, 21, 3 проценты җитәрлек, әмма барлык аспектларны да яктыртмый дип саный, 24,6 проценты информация җитәрлек түгел дип җавап биргән.

Сораштыруда катнашучылар матди хәл буенча үзләрен кайсы группага керә дип исәпли соң?

-очын-очка ялгап барабыз - 15,1 процент;

-азык-төлеккә акча җитә, әмма кием сатып алуда финанс кыенлыклары кичерәбез - 21,3 процент;

-акча азык-төлеккә һәм киемгә җитә. Әмма озак кулланылышлы товарлар (телевизор, суыткыч) сатып алу безнең өчен проблема булып тора - 37,4 процент;

-озак кулланылышлы товарлар сатып алу мөмкинлеге бар, әмма бик кыйммәтле әйберләр сатып алу авырлык тудыра - 18 процент;

-кыйммәтле әйберләр - фатир, машина һәм башкалар сатып алу мөмкинлегенә ия - 0,9 процент.

Халыкның коррупция турында күзаллавы (сораштыруда катнашучылар саныннан процентларда)

ришвәтчелек - 70,1

эш урыныннан явызларча файдалану - 60,4

акча таләп итү - 41,8

вазыйфаи хәлне һәм дәүләт средстволарын шәхси максатларда файдалану

- 28,9

вазыйфаи затларга бүләкләр бирү - 27,5.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев