Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кәчимир авылыннан Габдрәшит Шакиров: Мин өч ел эчендә 300 рентген нурланыш алганмын

26 апрель - радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне

1957 елгы “Кыштым фаҗигасе” тарихка иң тетрәндергеч вакыйга булып кереп кала. Моннан 61 ел элек Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” химик һәм атом-төш кораллары җитештерү предприятиесендә сыек радиоактив калдыклар саклана торган резервуарлар шартлый, нәтиҗәдә, табигатькә 20 миллион кюри атом калдыклары ыргытыла. Һәлакәт китергән зыянны бетерүдә катнашкан меңләгән кешеләр арасында Кәчимир авылыннан  Габдрәшит абый Шакиров та була.

“Маяк”та булган атом-төш һәлакәте техноген аварияләр арасында иң куркынычы буларак бәяләнә, әмма фаҗига озак еллар сер итеп саклана. Ул вакытта табигатькә Чернобыльдәгегә караганда 200 мәртәбә күбрәк радиация тарала. Бары тик 1986 елда, Чернобыль атом-төш станциясендәге фаҗигадән соң гына халыкка билгеле була.

Габдрәшит абый Чиләбе-40 шәһәренә армия сафларына алынганнан соң җибәрелә. Аңа кадәр ул Кукмара беренче мәктәбендә урта белем ала.

- Чабата киеп, җәяүләп пычрак ерып, Кукмарага укырга барган вакытлар онытыламени, - диде ул, малай чакларын искә алып. – Мин алты балалы гаиләдә төпчеге идем, шуңа күрә кемнән нәрсә кала шуны киеп үстек, тора-бара галош, ботинка сатып алганнары да хәтердә. Мәктәпне тәмамлагач, ике тапкыр Казанга авыл хуҗалыгы буенча укырга керергә омтылып карадым, әмма сынауларны үтә алмадым. Шуннан соң Нократ Аланы шәһәренә заводка фрезеровщик булып эшкә урнаштым.

Ә 1957 елның ноябрь аенда инде ул армия сафларына алынып, Чиләбе-40 ябык шәһәренә җибәрелә. Бу вакытта әле “Маяк”тагы һәлакәттән соң нибары бер ай гына үткән була. Япь-яшь егетләр үзләренең нинди мәхшәргә килеп эләккәннәрен, сәламәтлекләре өчен зыянлы булуын күз алдына да китермиләр.

- Урман эчендә бик матур шәһәр, кем белгән аның куркыныч икәнен, “радиация” дигән сүзне кулланып сөйләшүче дә булмады. Иссез, төссез, күзгә күренми, кул белән тотып карап булмагач, без зыяны турында уйламадык, - диде әңгәмәдәшем. - Эшелон белән “Кыштым” станциясенә килеп төштек, ә шәһәргә төнлә белән генә алып керделәр, шуңа күрә кая барганыбызны абайламыйча да калдык. “Маяк” предприятиесе үзе зур бер районны хәтерләтә. Тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган берничә постны үтеп керәсең. Безне зур        бакларны чистартуга билгеләделәр. Биш-алты сәгать эшләгәннән соң, дозиметр белән үлчиләр, тикшерәләр, ә аннан суык душка кертәләр, янәсе, бу агулы радиацияне суык су гына юып төшерә ала. Ә ашау әйбәт иде, зарланып булмый. Березнякныкы (исемен хәтерләмим) һәм тагын берничә егетне, суык тиде дигән булып, госпитальгә алып киттеләр, аннан аларны Киевка җибәрделәр. Күрәсең, алар күп нурланыш алган булган. Мин армиядән кайткач, аның туганы, син минем абый белән хезмәт иткәнсең икән дип, безгә килгән иде. Авылда абыйсы озак яшәмәгән, ике көннән, “атом, атом” дип, бер-ике сүз генә кабатлаган да үлеп киткән.

Габдрәшит абыйның өченче сыйныфта үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнүенең, сигезенче сыйныфта укыганда “Заготзерно”да эшләвенең дә армиядә ярдәме тигән.

Бу хакта тулырак газетада укый аласыз.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев