Ислам нигезендә ярату ята
Район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда Россия ислам университеты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органы вәкилләре чыгыш ясады. Ришат ШАКИРОВ, район прокуроры: -Бүгенге көндә Сүриядәге вәзгыять һәркемгә мәгълүм. Анда дөнья диннәре исеме артына яшеренгән террорчылык...
Район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда Россия ислам университеты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органы вәкилләре чыгыш ясады.
Ришат ШАКИРОВ, район прокуроры:
-Бүгенге көндә Сүриядәге вәзгыять һәркемгә мәгълүм. Анда дөнья диннәре исеме артына яшеренгән террорчылык төркемнәре, җинаяти эшчәнлекләрен алып барып, гади халыкның канын коялар. Районыбыздан да ике кешенең Сүрия территориясендә законсыз кораллы көчләр әгъзасы булып торганы билгеле. Аларның берсе - 41 яшьлек Виталий Гайсин Россиягә кайтканда хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланды. Район суды аны Россия Җинаятьләр кодексының 208 маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда ("Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы килгән максат белән чит дәүләт территориясендә әлеге дәүләт законнары белән каралмаган кораллы көчләрдә катнашу") гаепле дип таныды, 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтү һәм 1,5 елга иреген чикләү турында карар чыгарды.
"ДАИШ" (Россиядә тыелган "ИГИЛ" төркеменең гарәпчә исеме) вәкилләренең, үзләренең тормышларын төрле террорчылык төркемнәре белән бәйләүчеләрнең көннән-көн артуы хафага сала. Аларның күбесе - Интернет челтәре аша вербовкаланучылар. Ислам диненең кайсы юнәлешен сайларга? Традицион булмаган ислам нинди була? Шулай икеләнүчеләрнең сорауларына җавап табарга террорлык кылу ниятен күздә тоткан җинаятьчел төркемнәр "булыша" да инде. Бүгенге түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашучы белгечләр ислам диненең Россия һәм Татарстандагы традицион юнәлешләре белән таныштырырлар. Без бергәләп яшьләрне, райондашларыбызны ялгыш юлга кереп китүдән саклап калырга тиеш.
Рафик МӨХӘМӘТШИН, Россия Ислам университеты ректоры:
-Террорчылык, экстремистлык бүгенге көндә бик җитди проблемага әйләнде. Сүриядә барган вакыйгалар безгә генә түгел, бөтен дөньяга тискәре йогынты ясый. Диннең сәясәткә кереп китүе - бик куркыныч күренеш. Бу исламның асылы үзгәрә дигән сүз түгел, ә бик күп сәяси көчләрнең, дин артына яшеренеп, исламны үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырышуы. Республикада 1500ләп мәчет бар. Әмма бүгенге көндә дин йортларын имамнар белән тәэмин итү проблемасы тора. Күбесенең инде яшьләре 80нән узган. Статистика мәгълүматларына караганда, 50 мәчеттә хәзерге вакытта имам юк.
Совет чорында яшьләр дини белем алу өчен күпләп чит илләргә, аеруча Согуд Гарәбстанына чыга башлаганнар иде. Арабызда: "Без белемле, укып, чын исламны өйрәнеп кайттык", - дип яшәүчеләр күбәйде. Әмма туган якларына кайткач, әти-әниләре белән мөнәсәбәтләрдә дә, мәчетләрдә дә, дин әһелләре белән аралашканда да алар бер-бер артлы проблемалар белән очраша торды. Чөнки әлеге яшьләр тулысынча чит ил традицияләре нигезендә тәрбияләнгәннәр иде. Хәзер дә без ул илләргә барып гыйлем эстәргә теләүче егет-кызларны туктатып кала алмыйбыз. Әмма аларның ислам хакында беренчел мәгълүматлары булу шарт. Монда, әлбәттә, мәдрәсә, мәчетләр каршында эшләп килүче курсларның әһәмияте зур. Башлангыч дини белем алган яшьләргә чит илгә чыккан очракта да алай зур куркыныч янамый. Вахабчыларга да аларның карашын үзгәртү бик авыр булачак. Студентларыбыз Малайзия, Морокко,Төркиядә дә укыдылар. Бүгенге көндә Татарстанда да Болгар академиясе булдыру турында сүз бара. Безнең бурыч - чит илгә чыккан яшьләрне анда тискәре идеология йокмаслык итеп әзерләү.
Яшьләр аңына йогынты ясауда вакытлы матбугат чараларының да өлеше зур. Бүгенге көндә ислам дине турында сөйләүче 300дән артык рус телле сайт бар. Анда җаның ни тели, шундый мәгълүмат алырга, хәтта тыелган китапларны да эзләп табып укырга, өйдән чыкмыйча гына радикалга әйләнергә була. Серверлары чит илләрдә урнашканлыктан, әлеге сайтларны юкка чыгару мөмкин түгел. Без әлеге проблема белән бары тик традицион кыйммәтләрне чагылдырган сайтлар ярдәмендә генә көрәшә алабыз. Әмма яшьләр үзләренең күп вакытларын социаль челтәрләрдә дә уздыра, таныша, аралаша. Шуның өчен балаларыгызның, оныкларыгызның нинди сайтларда "утырып", нинди әдәбият укулары белән кызыксынып тору мөһим.
Зиннур хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, район мөхтәсибе:
-Мондый җыелулар бик кирәк. Чөнки бердәмлектә - бәрәкәт, көч-куәт. Бергә булсак, авырлыкларны җиңеп чыгу да күпкә җиңелрәк булыр.
Районыбызда намаз укыла торган 73 мәчет бар. Мәчетләр элек-электән динебезне, телебезне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклый торган урын булган, милләтебезгә, илебезгә хезмәт иткән. Дин йортлары һәм мәдрәсә - безнең байлыгыбыз. Безгә исә булганны дөрес итеп файдалана белү кирәк.
Безнең тамырыбыз, динебез мөселманлыкка, исламга корылган. Шуның өчен дә ата-бабаларыбыз диненнән, тоткан кыйблабыздан тайпылмаска тиешбез.
Ришат КУРАМШИН, Кукмара мөселман мәдрәсәсе директоры:
-Билгеле булганча, ислам дине инде мең елдан артык дини-әхлакый тәрбия ролен башкарып килә. Элек-электән татар кешесе, туганнан алып, бу дөньядан киткәнчегә кадәр үзенең тормыш-көнкүрешен ислам кануннары буенча оештырган. Хәзер дә бу традиция дәвам ителә. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, тугрылык, тырышлык, сабырлык кебек әхлакый сыйфатлар ислам динендә рухи бер хәзинә булып саклана.
Вакыт бер урында гына тормый. Эчүчелек, әхлакый бозыклык, наркомания белән беррәттән, бүгенге җәмгыятьне экстремистлык, террорчылык проблемалары да борчый. Мәкерле затлар, дин артына яшеренеп, кешеләрне адаштырырга телиләр. Бу җинаятьчел секталарның йогынтысына күп очракта дөньяга карашлары тар булган, үз динен, халкының тарихын белмәгән, рухи яктан ныгып өлгермәгән яшьләр эләгә.
Һәр халыкның, һәр милләтнең үз теле, үзенә хас киеме, ризыгы, гореф-гадәтләре бар. Бүген кайбер яшьләр динне беръяклы гына аңлый. Дин ул - дөньяга караш, гамәл кылу, әхлак дигән сүз. Кайберәүләр моның бер өлешен өйрәнә дә, калганына игътибар итми. Үзләрен "Мин мөселман" дип таныткан кайбер яшьләрнең әдәпсез булуларын, хәтта террор актлары кебек җинаятьләрдә катнашуларын да беләбез. Бу диннең асылын дөрес итеп аңламаудан килә. Аларның төп тезислары нәфрәткә, башкаларны яратмауга нигезләнгән. Дөрес исламның нигезендә ярату ята. Безнең максат кеше үтерү түгел, аны хаклык-хакыйкать юлына юнәлтү, мөселман итү.
Сергий атакай, Кукмараның изге Петр һәм Павел чиркәве настоятеле:
-Моннан 30 ел элек диннең күтәрелүен, аның җәмгыятькә кире кайтуын ничек сөенеп кабул иткән идек! Чөнки аның сафлыгына, бары тик яхшылыкка гына өндәвенә, һәртөрле бозыклыклардан, рухи һәм әхлакый кыйблабызны югалтудан коткара алуына чын күңелдән ышандык. Әмма дөрес булмаган тәгълиматлар кешелекне юкка чыгарырга да сәләтле икән. Моны без дөнья диннәре исеме артына яшеренгән явыз затларның гамәлләре мисалында күрәбез. Экстремистлык һәм террорлык актлары нәтиҗәсендә халыкның гомере өзелә, яшәеш юкка чыгарыла. Христиан динен пычратучылар да бар. Сүзем Йәһвә шаһитләре исә (свидетели Иегова) турында. Аларның вәгазьләре башка диннәрне хурлау белән башлана һәм төгәлләнә. Шулай итеп, алар халыкта таркаулык, киеренкелек тудырырга тырышалар. Мондый бәйләнчек, агрессив өйрәтүләр белән без килешә алмыйбыз. Без динне юкка чыгарырга теләүчеләргә, җинаятьчел төркемнәргә бердәм рәвештә каршы торырга тиешбез.
Радик ХӘБИБУЛЛИН, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре:
-Районыбызда мәчетләр, чиркәүләр уңышлы гына эшләп килә. Без дини оешма лидерлары, дин әһелләре белән һәрдаим аралашып торабыз, булган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Кукмарада традицион булмаган исламны үз итүчеләр дә юк түгел. Алар һәрдаим полиция хезмәткәрләренең күз уңында.
Узган ел район прокуратурасы белән берлектә экстремистлык эшчәнлекләренә юл куймау максаты белән кукмаралыларга 16 прокурор кисәтүе ясалды. Шуларның сигезе - тыелган экстремистлык әдәбияты саклаган өчен иде. Аларның 23 китабы алынды. Алты кисәтү - "Тәблигъ-и-Джамаат" төркемендә катнашкан, икесе - экстремистлык куркынычы барлыкка килүгә шартлар туу мөмкин булган очракта бернинди чара күрмәгән өчен.
Тыныч, имин тормышта яшәү өчен без бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә тиешбез.
Алсу ИДРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев