Иң лаеклылар барлана
18 сентябрьдә җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларда катнашу өчен һәр сәяси партия үзенең иң лаеклы әгъзаларын барлаячак. Ә "Бердәм Россия" партиясендә депутатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү юлы белән сайлана, ягъни праймеризлар үткәрелә. Быел ул Россия күләмендә 22 майда үтәчәк. Татарстанда праймериз 6 сайлау округы буенча 560 участокта...
18 сентябрьдә җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларда катнашу өчен һәр сәяси партия үзенең иң лаеклы әгъзаларын барлаячак. Ә "Бердәм Россия" партиясендә депутатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү юлы белән сайлана, ягъни праймеризлар үткәрелә. Быел ул Россия күләмендә 22 майда үтәчәк.
Татарстанда праймериз 6 сайлау округы буенча 560 участокта узачак. Сайлаучылар үз тавышларын берничә кандидатка бирү мөмкинлегенә ия. Алдан тавыш бирүгә хәзерлек кысаларында кандидатлар белән очрашулар үткәрелә башлады. 30 мартта Кукмарада узган очрашуда Идел буе бер мандатлы сайлау округыннан дүрт кандидат халыкны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Очрашуны алдан тавыш бирүнең Татарстан төбәк оештыру комитеты әгъзасы Анатолий Фомин алып барды.
Иң беренче булып Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.
-Лаеклы эш урыны һәм тормышны алып барырлык хезмәт хакы булу - һәрберебез өчен бик мөһим. Эшсезлек иң кискен социаль проблемаларның берсенә әверелде.Бу уңайдан республикабызда хәл уңайрак: 30дан артык социаль программа тормышка ашырыла, аларның һәркайсы тормыш-көнкүрешебезне яхшыртуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, алар өстәмә эш урыннары да булдыра. Шуңа эшсезләр саны буенча иң түбән күрсәткечләр - бездә. Әмма әле 18 мең кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Алар үз һөнәрләре, яшәгән урыннары буенча эш эзли. Бу проблеманы хәл итү өчен без икенче квалификация алу буенча укулар оештырабыз. Социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Ләкин хәл итәсе проблемалар да күп. Болар барысы да Дәүләт Думасында тиешле законнар кабул ителү белән бәйле, - диде министр, депутат итеп сайланган очракта яңа законнар чыгаруга үз көчен кертергә әзерлеген белдереп.
Кандидатларның берсе - Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов чыгышы буенча безнең якташыбыз: Түбән Арбаш авылыннан икән. Думада транспорт комитеты әгъзасы буларак эшчәнлек алып бара.
- Биш ел эчендә безнең комитет тарафыннан 136 закон проекты эшләнде, аларның күбесе юл-транспорт белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы иде, - диде ул. - Татарстанлылар мәнфәгатен кайгырту да безнең төп бурыч булып тора. Әле 642 авыл күтәртелгән нык юлларга мохтаҗлык кичерә. Бүгенге көндә Мәскәү белән Казанны тоташтыручы тиз йөрешле электр поезды линиясе төзү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәбез.
Якташыбыз шулай ук республикабызда алып барылган сәясәт, күпмилләтле халкыбызның уртак хезмәт нәтиҗәләре турында да үз фикерен белдерде.
Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да үз чыгышын зурлап, "Кадерле якташларым", - дип башлап җибәрде.
-Кукмара белән танышуыма 40 ел булды. Балтачта хуҗалык рәисе булып эшләгәндә районыгызның Мияссәр Мансуров җитәкләгән "Алга" колхозына чәчүлек орлык эзләп килгән идем. Шуннан бирле кукмаралылар белән тыгыз элемтәдә булып, аларның яшәү рәвешенә сөенеп яшим. Хезмәт сөючәнлеге белән бәхетле булган халык яши биредә, - дип, район халкына хөрмәтен белдерде ул.
Фатыйх Сибагатуллинның эшчәнлеге, Дәүләт Думасының табигый ресурслар, алардан файдалану һәм экология комитеты әгъзасы буларак, табигый чималны эзләү, чыгару, эш процессында экологияне саклау мәсьәләләре буенча законнар эшләү белән бәйле. Парламентарий тәкъдиме белән ресурсларны саксыз куллану проблемасы хәл ителде: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең нефть компанияләреннән нефть белән бергә табылучы газның 95 процентын утильләштерүне, аны чыгарган урында факелларда яндыруны чикләүне таләп иткән карар кабул ителде.
-Бер Норлат районында гына да 9 факел яна иде. Бу бит экологиягә күпме зыян сала. Табигатькә автомобильләр дә зур зарар китерә, бензин ягудан атмосферага зур күләмдә калдыклар бүленеп чыга. Минем өченче тапкыр Дәүләт Думасына депутат итеп сайланырга теләвемнең дә сәбәбе шунда - башланган хезмәтне дәвам итәргә кирәк. Моңа кадәр күп эшләнде, әмма киләчәккә планлаштырылганы тагын да күбрәк, - дип билгеләп үтте Фатыйх Сибагатуллин.
Без аны язучы һәм публицист, тарихчы һәм эзләнүләр алып баручы буларак та беләбез. Аның хезмәтләре Болгар тарихын, милләтебезнең мәдәни мирасларын өйрәнүгә нигезләнгән.
Кандидатлар арасында иң яше -31 яшьлек Раил Шәмсетдинов Казан энергетика көллиятендә информатика фәнен укыта. Тормышны күзаллавы, активлыгы, кыюлыгы белән сокландырды: җәмәгать эшләренә атлыгып торган яшь егет-кызларны еш очратмыйсың бит. Ул үз чыгышында яшьләргә әхлак-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды.
-Спортка игътибар елдан-ел арта бара. Әмма коры күрсәткечләргә ирешү әле ул кешенең югары әхлакый сыйфатларга ия булуы турында сөйләми. Безгә аларның икесен бергә бәйләп алып барырга, ә моның өчен башта камил эшләнгән программа булдырырга кирәк. Депутат итеп сайланган очракта мин игътибарны шуңа юнәлтәчәкмен, - диде ул.
Укытучы буларак аны укыту процессында тикшерүләрнең, хисап тоту һәм кәгазь эшләренең күп булуы борчый икән. Бу фикере белән ул очрашуда катнашучыларның теләктәшлегенә ия булды.
Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе районыбызны да читләтеп узмый. Металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы кебек бюджет формалаштыручы эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, йөздән артык крестьян-фермер хуҗалыклары булган Кукмара үсешкә юл алса да, аңа хас проблемалар да аз түгел. Райондашларыбыз аларны хәл итүне Дәүләт Думасына лаеклы, халык интересларын күз уңында тотып эшләргә әзер булган депутатлар сайлау белән бәйли. Чөнки "югарыдан" хәл итми торып, авырлыкларны чишү мөмкин түгел.Шуңа кандидатларга сораулар да җирле проблемалар турында иде.
-Нырья җирлегендә ел саен 20-25 бала дөньяга килә. Әмма бездә аларны балалар бакчасы белән тәэмин итү зур проблема булып тора. Бакчабыз иске, клуб бинасына урнашкан. Балалар бакчалары төзү программасын дәвам итеп, мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләү өчен шартлар яхшырса, безнең өчен зур бәхет булыр иде. Шушы мәсьәләне хәл итүдә сездән ярдәм көтәбез, - дип, Нырья балалар бакчасы мөдире Наталья Васильева авылдашларының гозерен белдерде.
Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллина күтәргән проблема да күп төбәкләргә хас.
-Җирлегебездә күп балалы гаиләләргә бик күп җир кишәрлекләре өләшенде. Бу яңа йортлар төзелә, яңа урамнар барлыкка килә дигән сүз. Аларга газ, су үткәрү, юл төзү безнең хәлебездән генә килерлек түгел. Дәүләт Думасында авылларның инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән законнар күбрәк кабул ителсен иде, - диде ул.
Кукмара 3нче урта мәктәп директоры Рамил Бариевны Туеш бистәсендә яшьләр өчен спорт комплексы булмау борчый. Район башлыгы Сергей Димитриев аны төзүне инде киләчәк планга кертеп куйган иде. Әлбәттә, финанс яктан дәүләт ярдәме булганда гына зур төзелешләрне башкарып чыгарга мөмкин. Дәүләт Думасына сайланачак депутатлардан халык әнә шуны өмет итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев