Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе булды

Фестиваль барышында кукмаралылар һәм районыбыз кунаклары рәхәтләнеп күңел ачты һәм ярминкәдә үзләренә кирәкле әйберләрне сатып ала алды

Бүген Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе үтте. Әлеге бәйрәм матур традициягә әйләнеп, быел өченче тапкыр үткәрелде. Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, әкият геройлары парады бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар чарада катнашучыларны Яңа ел белән тәбрикләп, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уены оештырдылар.

Авыл җирлекләре һәм мәктәп коллективлары сату мәйданчыкларында үзләренең товарларын тәкъдим иттеләр. Монда каз-үрдәк, бал, агач эшләнмәләр һәм, әлбәттә, итекләр сатып алырга була иде.

Бәйрәм кунакларын Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, шулай ук сату рәтләре белән танышты.

Бәйрәмдә катнашучылар үзешчәе артистларның чыгышларын тыңлап рәхәтләнеп ял иттеләр, балалар кызыклы уеннарда катнаштылар.

Эльвира МИННӘХМӘТОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев