Фото: Кукмарадан Әхәт Мирзин 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген Кукмарада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Мирзин үзенең 100 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җәмалиева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыпова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, инвалидлар берләшмәсе рәисе Равил Нигъмәтҗанов, Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова, Югары Арбаш урта мәктәбе директоры Радик Исламовлар котлады. Сергей Димитриев ветеранга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветераны, күршем Мирзин Әхәт Мирза улының 95 яшьлеген билгеләп үткәндә тантанада катнашучылар аңа: "Сәламәт булып, 100 еллык юбилееңны да каршыларга язсын", - дип, теләкләрен җиткергәннәр иде. Күршемдә бер гасыр гомер кичергән бабай яшәячәгенә ул вакытта күңелем ышанып бетмәде. Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры килгәндер: 15 февральдә, Түбән Арбаш авылында туып, хәзерге көндә Кукмарада олы улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерүче ветераныбызга 100 яшь тула.
Әхәт Мирза улы институт тәмамлап, эшкә урнашуга, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларда Ерак Көнчыгышта, Тын океан флотындагы истребительләр авиациясендә разведчик булып хезмәт итә. Ә сугыштан кайткач, үзенең туган авылы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. География-биология фәннәрен укыта, соңыннан мәктәп директоры булып эшләп, "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була.
Аның укучысы буларак, мин дә укыткан дәресләрен сагынып искә алам. Ул чакта өйрәнгән таулар, диңгез-елгалар һаман да хәтеремдә. Ял вакытларында кроссворд чишкәндә дәрестә картадан кылт итеп эзләп тапканнар башка килә, чөнки ул бик таләпчән укытучы булды, дәресләрне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырды. Әгәр җавап бирә алмыйча тотлыгып торсаң: "Нәрсә, кичә маэмай белән озаграк уйнадыңмени?" - дип, билге урынына шаяртып кына нокта куя иде.
Әхәт бабай белән Кәшифә апа гаиләдә 3 ул һәм 1 кыз үстерделәр. Уллары бик тәртипле, мактаулы урыннарда эшләделәр: табиблар. Тик, кызганычка каршы, 8 көнлек баласы Гүзәлне калдырып, кызлары вафат булды. Гүзәл Кәшифә апаны әни дип үсте, кызны укыттылар. Каты авырганда Кәшифә апаны Гүзәл карап-тәрбияләп, җиренә җиткереп соңгы юлга озатты. Әхәт бабай шул онык тәрбиясендә дүрт еллап яшәде. Ул - үзенең дүрт буын дәвамчыларын күргән бәхетле бабай. 9 оныгы, 9 оныгының оныгы һәм 2 тураны бар, һәрберсенең исемен белә.
Яшьтән үк гарәп графикасын, дин гыйлемен өйрәнгән, шуңа күрә берара мулла булып торды һәм бик күп саваплы эшләр башкарды, күпме балаларга матур исемнәр кушты.
Бакчасында нинди генә җиләк-җимеш юк аның: алмагачлар, кара карлыганнар, виноградны да ул беренче утыртты.
Әхәт бабай белән 30 ел күрше булып яшибез, без аны аяклы энциклопедия дибез, чөнки ул авылның һәм авылда яшәгән кешеләрнең тарихын белә. Хәтере бик яхшы иде: кемнең өе кайда урнашкан, кем кайда эшләгән, кайда нинди бина булган - әйтә дә бирә. Берәр киңәш яки сорау белән мөрәҗәгать итсәң, бераз күзен йомып тора да, аннары китә сөйләп, сәгатьләр буе сөйли ала.
Дөрес итеп яши белсәң, 100 яшь күп түгелдер төсле миңа. Әхәт бабай хәзерге көнгәчә дару үләннәре белән дәвалана, май аенда авылга кайтып, сентябьргә кадәр үләннәр җыеп, киптереп, шулардан төнәтмәләр ясап дәвалана, безгә дә үзенең киңәшләрен бирә. Аның өстәлендә төрле-төрле төнәтмәләр салынган 3-4 банка тора, дару үләннәре турында китабы да 3-4 данә, өстәвенә китапханәдән дә алдыра.
Ветеран буларак Әхәт бабай халык белән күрешү өчен мәктәпләргә, китапханәләргә теләп килә. Соңгы елларда мәктәпкә очрашуга алып менү минем вазыйфага керә иде. Машинадан төшәргә булышып, култыклап алгач: "Менә бит 98 яшемдә дә кызлар белән йөрим", - дип шаяртып куя. Ул - безнең Өркеш җирлегендә бердәнбер йөзьяшәр ветеран. Әхәт бабайга сәламәтлеге какшап китсә дә быелгы Җиңү бәйрәмен дә исән-сау булып каршыларга язсын.
Рима ХИСАМОВА, китапханәче, Түбән Арбаш авылы
Фото: Эльвира Мөбарәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев