Фото: Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы булды
Турнир “Добрый лед” программасы кысаларында, Татарстанның хоккей Федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды ярдәме белән үткәрелә
Бүген Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча өченче төбәкара ярышларның ачылу тантанасы булды. Турнир “Добрый лед” программасы кысаларында, Татарстанның хоккей Федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды ярдәме белән үткәрелә.
“Добрый лед” Кубогының ачылу тантанасы “Олимп” боз сараенда булды. Татарстаннан ярымфиналга чыгу өчен дүрт команда көч сынашачак: Алабуганың “Серебряные волки, Чистайның “Торнадо”, Кукмараның “Ягуар”, Ленинагорскның “Нефтяник”.
Ярышлар 26-27 мартта Кукмараның боз сараенда узачак.
26 мартта:
13:10 – 14:20 - Кукмара – Алабуга
14:45 – 15:55 - Чистай – Лениногорск
16:40 – 17:50 - Кукмара – Чистай
18:10 – 19:00 - Алабуга – Лениногорск
27 мартта
10:10 – 11:20 - Алабуга – Чистай
11:45 – 12:55 - Кукмара – Лениногорск
13:15 – Ябылу тантанасы.
“Добрый лед” кубогының өченче уеннарында Татарстаннан гына түгел, ә Иркутск өлкәсе, Саха республикасыннан да командалар катнашачак. Кубок өчен 16 төбәктән 72 команда көч сынашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев