Дуслык белән көчле без
Татарстанда барлык милләт вәкилләре дә үзара дус-тату яши. Дингә, мәдәният, гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт - республика үсешенең төп нигезе. 52 меңнән артык халкы булган Кукмарабызда төрле милләт вәкилләре элек-электән бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып, кунакларга йөрешеп, барын-югын уртаклашып, килен-кияү алмашып яшәгәннәр. Әлеге матур традиция хәзер дә дәвам итә. Мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы...
Татарстанда барлык милләт вәкилләре дә үзара дус-тату яши. Дингә, мәдәният, гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт - республика үсешенең төп нигезе.
52 меңнән артык халкы булган Кукмарабызда төрле милләт вәкилләре элек-электән бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып, кунакларга йөрешеп, барын-югын уртаклашып, килен-кияү алмашып яшәгәннәр. Әлеге матур традиция хәзер дә дәвам итә. Мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда төрле милләт кешеләре үзара низагларга кермичә, бердәм һәм дус булып хезмәт куя.
Район халкы арасында соңгы елларда дингә тартылу көчәйде, гыйбадәтханәләргә йөрүчеләрнең дә саны бермә-бер артты. Авыл җирлекләрендә һәм бистәбездә Кукмара мөхтәсибәтенә керүче 71 мәчет, 11 чиркәү уңышлы гына эшләп килә. Җомга намазлары, дини бәйрәмнәр вакытында Аллаһ йортларының берсе дә буш булмый. Яңа мәчетләр сафка басу, искеләре төзекләндерелү, районыбызның Танкино авылындагы Петропавел чиркәвендә реставрация эшләре башлану, бүгенге көндә поселоктагы чиркәүнең төзекләндерелүе дә районда дини аерымлыкларның булмавын дәлилли.
Борынгы әби-бабаларыбызның гореф-гадәт, йолаларын, мәдәни кыйммәтләрен саклау максатында, районыбызда удмурт, мари, рус һәм керәшен милли-культура автономияләре оешты. Шулай ук "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыятенең Кукмара бүлеге дә үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Агымдагы елда Ош.Юмья һәм Урта Комар җирлекләрендә Удмурт мәдәнияте көннәре, "Гырон Быдтон" һәм "Сабантуй", Кече Чурада "Питрау" бәйрәмнәре аеруча гөрләп узды, һәммәсендә дә күпмилләтле район булуыбыз чагылыш тапты. "Раштуа", "Каз өмәсе", "Май чабу", Нәүрүз", "Семык", "Зәрә", "Троица", "Пеледыш пайрем", "Мари Уярня", "Кичке уен" һәм башка чаралардан да район халкы читтә калмый, рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.
Мәдәният йортлары каршында эшләп килүче ансамбльләрнең уңышлары да санап бетергесез. Районда оештырылган барлык чараларда актив катнашудан тыш, республика һәм бөтенроссия күләмендә үткән конкурс-бәйгеләрдә дә чыгыш ясап, җиңү яуларга өлгерә алар. "Инвожо", "Купанча", "Сактон" ансамбльләре хәтта удмурт халык фольклор ансамбле дәрәҗәсенә күтәрелделәр.
Милли һәм дини тәрбия баланың күңеленә кече яшьтән салынырга тиеш, дип юкка гына әйтмиләр. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә милли-төбәк компонентларын кертү дә - моның ачык мисалы. Районыбызда эшләп килүче балалар бакчаларында сабыйларның милли составы да исәпкә алына, бер-берсенә карата дуслык хисләре тәрбияләнә. 60 балалар бакчасының 40ында белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасы исә башка бакчалар өчен база мәйданчыгы булып тора. Ә инде алты балалар бакчасы удмурт этнокультурасы белән бәйле, аларда бүгенге көндә 100дән артык бала тәрбияләнә. "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы", "Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим" һәм башка конкурсларның җиңүчеләре арасында кукмаралыларның да булуы - район өчен зур мәртәбә.
Районыбыз мәктәпләрендә уку-укыту татар, рус, удмурт һәм мари телләрендә алып барыла. Милли удмурт һәм мари мәктәпләре этнокультура компоненты булган укыту планы буенча эшлиләр, укучылар башлангыч сйныфларда үз туган телләрендә, ә 5 сыйныфтан рус телендә укыйлар. Узган уку елында белем алган 5319 баланың 4208е - татар, 694е - рус, 179ы - удмурт, 48е - мари, 7се - үзбәк, 5се - таҗик, 2се - башкорт, әзербайҗан, 1се украиналы булган.
Чын дуслыкка милләтләрнең төрлелеге комачауламый. Моны райондашларыбызның һәрбесе дә белә һәм таный.
Районда татарлар - 78,6; удмуртлар - 14; руслар - 5,3; марилар - 1,5; башкорт, чуваш, мордва, үзбәк, әзербайҗан, әрмән, вьетнам, кореялы һәм башка төр милләтләр 0,6 процентны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев