Илһам Сәхапов Кукмара районында Герой Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды
Тантана Манзарас зиратында узды.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы Илһам Сәхапов Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды.
Тантанада район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, бүлекнең җитәкче составы, хәрби хәрәкәт ветераннары, Манзарас урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

Чыгыш ясаучылар Сабир Әхтәмовның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы, Ватан алдындагы фидакарь хезмәте турында искә алдылар. Аның тормыш юлы — яшь буын өчен үрнәк, кыюлык һәм тугрылык символы булып тора. Кабергә салынган чәчәкләр — батыр якташыбызга карата ихтирам һәм рәхмәт билгесе.
Алга таба чаралар Герой исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дәвам итте.
Мондый чаралар үткәнне онытмаска, каһарманнар истәлеген кадерләп сакларга, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Хәтер яши икән — батырлар да онытылмый.
Сабир Әхтәмов 1926 елда Югары Өскебаш авылында дөньяга килә. Ул 17 яшеннән фронт тормышының бар авырлыкларын үз җилкәсендә татый. 1944 елның маеннан якташыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында 4нче гвардияче мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе булып хезмәт итә.
Шулай ук Сабир Әхтәм улы өченче Белоруссия гаскәрләре составында Белоруссия, Литваны азат итүдә катнашып, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Немерсдорфны азат иткәндә аеруча зур батырлык күрсәтә ул — өч танк, өч үзйөрешле артиллерия җайланмасы, ике бронетранспортер һәм снарядлар төялгән ике йөк машинасын сафтан чыгара. Әлеге батырлыклары өчен якташыбыз Советлар Союзы Герое алтын йолдызы белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. Сабир Әхтәмов 1945, 1995 елларда Мәскәүдә узган Җиңү парадларында катнаша.

Якташыбыз Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз», Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, шулай ук күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Ул Казан шәһәренең Мактаулы гражданины иде.
2014 елның 20 июленә каршы төндә Герой вафат булды, Манзарас авылы зиратында җирләнде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев