Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы кыр эшләре башланды

Быел яз соңга калды дисәк тә, табигать үзенекен итте: кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыкты. Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына эленеп торса, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды.

Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
Быел районыбызда язгы кыр эшләренең гомуми күләме 78 мең 602 гектар тәшкил итә. Шул исәптән 12 мең 627 гектарда күпьеллык үләннәрне, 20 мең 570 гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру бурычы тора. Язгы чәчү 45 мең 405 гектарда башкарылачак, шуның 25 мең 729 гектарында бөртекле культуралар чәчеләчәк. 1020 гектарда бәрәңге игү планлаштырыла. Язгы чәчү өчен 4 мең тонна орлык кирәк. Хәзерге вакытта барлык хуҗалыкларда, агрофирмаларда чәчүлек материалны агулау бара. Орлыклык бәрәңгене яровойлаштыру буенча да эш башланды. Ә үткән ял көннәрендә "Кукмара" агрофирмасы иң беренчеләрдән булып күпьеллык үлән басуларын тукландыруга кереште. Башка хуҗалыкларда да кипшергән, җилләгән басуларга техника чыкты. Кояш дымны, ялмап алгандай, тиз арада юкка чыгара, шуңа бүген көне генә түгел, сәгате дә кадерле. "Язын чәчсәң, сазга чәч", - дип, борынгылар белми әйтмәгән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk