Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа Каенсар авылы юл төзелеше 28 миллион сумга төшә

Быел федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды-Кенә авылларына керү юллары төзелә. Яңа Каенсар авыл юлы төзелеше 28 миллион сумга төшә һәм ул инде тәмамлану алдында тора. -Июнь аенда эшкә керешкән идек, - ди "Татавтодор"ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонтлау...

Быел федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды-Кенә авылларына керү юллары төзелә. Яңа Каенсар авыл юлы төзелеше 28 миллион сумга төшә һәм ул инде тәмамлану алдында тора.
-Июнь аенда эшкә керешкән идек, - ди "Татавтодор"ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы мастеры Тәлгать Сәлихов. -Көнгә 12шәр сәгать эшләп, күләмле хезмәт башкардык. Бөтен таләпләренә туры китереп, 1 километр 600 метр озынлыкта асфальт юл салынды.
Олы юл белән авылны гына тоташтырадыр дип уйлаган идек, әмма яңа юлдан бара торгач, авыл башындагы мәктәпкә кадәр килеп җиткәнбез. Авыл халкы өчен зур сөенеч инде ул юллы булу. Ләкин шул сөенечне уртаклашыр өчен урамда бер кешене дә очрата алмадык: күрәсең, 30 градус эсселек барысын да өйләренә куып керткән. Аның каравы, юлчылар кызу кояш астында да кайнар эштән туктап тормыйлар.
-Әйе, авыл халкы бик шатланды юл төзелүгә. Без беренче килгәндә урамдагы чокыр-чакырларны күреп шаккаткан идек. Эсседә дә пычрагы кипмәгән иде әле. Ә хәзер җиңел машина, мотоцикл белән яңгырда да, кар-буранда да иркенләп йөри алачаклар, - ди Тәлгать Сәлихов.
Юлга 4,5 метр киңлектә юлга асфальт, ә як-яктан тагын 1,75шәр метрга вак таш түшәлгән. Эшнең төп өлеше төгәлләнгәч, техниканың күбесе башка участокка күчерелгән. Ә биредә автогрейдерны иярләүче Габделбәр Хуҗин, катокта эшләүче Рим Гаврилов белән Фәнил Ягудин, бульдозерчы Ринат Шакирҗанов, юл эшчеләре Марат Гатин белән Ирек Ибраһимовлар юл читләрен тәртипкә китерү белән мәшгуль.
Юл төзү-ремонтлау участогы коллективы тарафыннан Сәрдекбаш-Лельвиж-Югары Чура юлында да 4 чакрымнан күбрәк арада ремонт ясалган. Әле, Мамадыш-Өлге трассасында да юлларны тәртипкә китерәселәре бар. Кыскасы, эш җитәрлек, кышка кадәр барысына да өлгер генә!
Гөлгенә ШӘРИПОВА.

фото:http://news.datanews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X