Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тырышканга уңыш юлдаш

Аш-Буҗи авылына баргач, Рамил Корбановның тырышлыгына, булганлыгына сокланып кайттык. Аз сүзле, тыйнак, елмаеп кына торучы фермер егетнең башкарган хезмәте дә, киләчәккә планнары да зурдан. Рамил белән аралашканнан соң, ничектер аның бар яктан да эше җиңел, җайлы барадыр, көндәлек ыгы-зыгы, авыр хезмәт, җәйге челлә аны алҗытмый кебек тоелды. Чөнки бер генә...

2009 елда үзенең фермер хуҗалыгын оештырып, 10 гектар җирдә печән, бәрәңге, суган үстерә башлый ул. Яз-көзләрен басудан кайтып кермәсә, кышын итек баса уңган ир. Ә быел җәй көне "Гаилә ферма"сы программасы кысаларында сарык асрау өчен зур ангар-абзар төзү эшенә керешә. 1 миллион 300 мең сумга төшкән абзарда соңгы эшләр бара инде.
-Итек басу белән шөгыльләнгәч, сарык йонын Башкортстаннан эзләп алып кайта идек. Чималның төрлесе була, чүпкә, тигәнәккә батканы да, сыйфат ягыннан начаррагы да. Шуңа күрә дәүләт ярдәменә, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Миннефәрт Фәттаховларның теләктәшлекләренә таянып үзебезгә сарык асрап карарга кирәк дигән фикергә килдек. Районда сарык итенә дә сорау бар икәнен беләбез. Аннан соң, безнең авылда бала туса, дини яки башка зур бәйрәм булса, сарык чалмый калмыйлар. Шунлыктан, сарыкларга сорау булыр дип уйлыйм, үзебезнең җирдә үстергән печән дә йорттагы малларга да, сарыкларга да җитәр дип ышанам, - ди ул.
Эчке ягы тактадан, тышкы яктан калай белән капланган бинада Рамил Романовский токымлы 100 баш сарык үрчетергә уйлый. Абзарда сарыклар тора торган бүлемтекләрдән тыш, бәкәйлисе сарыклар өчен аерым бүлмә дә бар. Абзар янәшәсендә иркен утар да өлгереп килә.
Булган дигән идек Рамилне. Теләсә кайсы техниканы иярли ала ул. Тракторы, чәчү, туфрак эшкәртү, һ.б. өчен кирәкле бөтен тагылма агрегатлары, Газель, җиңел машиналары бар. Кыскасы, бу хуҗалыкта кая карасаң да булдыклы кешеләр яшәгәне күренә. Фермерлык эшеннән тыш, әти-әнисе, тормыш иптәше белән бергәләп биш үгез, өч тана, ике сыер асрыйлар. Өч баласы да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә.
Тырышкан, тормышымны алып барыйм дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр бар хәзер. Бары тик ялкауланмаска, миннән булмый инде ул дип төшенкелеккә бирелеп кул селтәмәскә, Рамил кебекләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk