Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тынгысызлык хас аңа

Өйләргә газ ягулыгы кергәннән бирле тормышны җәннәткә тиңлибез. Утын кисеп ярасы, учак тергезеп интегәсе юк, газ җиһазларының винтилен бору җитә: торак эченә рәхәт җылылык тарала, кайнар ризык әзерләү өчен плитәдә ут кабына. Әмма әлеге җиһазлардан файдалану зур саклык таләп итә. Ә инде төзексезлекләр килеп чыга икән, район газ оешмасы белгечләрен...

Быел кышын галәмәт суык көндә үзебезнең дә газ миче кабынмый башлады. Безнең участокка техник хезмәт күрсәтүче слесарь Фәиз Әлмиевка шалтыраттык. Ул үз машинасы белән тиз арада килеп җитте һәм, мичнең ни сәбәпле көйсезләнүен ачыклап, аңа шундук җан өрде. Бер уңайдан плитәнең кабынмый интектергән мичен дә рәтләп китте.
Бүгенге көндә Фәиз Вагыйз улы карамагында дүрт авыл: Янсыбы, Иске Йорт, Жилой Рудник һәм Зур Кукмараның яңа төзелгән өлеше. Барлыгы 360 хуҗалыкның газ җиһазларын карап-тикшереп тора ул. Эше бик тынгысыз, тәүлегенә 3-4 хуҗалыктан чакыру ала. Бигрәк тә җилле-буранлы көннәрдә, төтен юллыкларыннан җил кереп, газ мичләре сүнүгә сәбәп була икән. Төнге йокысын бүлеп тә, бәйрәмнәрдә дә өеннән чыгып китәргә туры килә аңа. Моннан тыш, елына бер тапкыр барлык хуҗалыкларда булып, техник тикшерү үткәрә. Приборларның, шул исәптән автомат режимны тәэмин итә торганнарының эшләвен аеруча игътибар белән карый, киңәшләрен бирә. Өйдә әз генә газ исе килүгә 2-83-04 телефоны белән хәбәр итәргә куша. Кышкы вакытта иң куркынычы, морҗа башларының кар һәм боз белән капланып, мичләрнең тартмый башлавы, ди. Мондый хәл шулай ук мичнең сүнүенә китерә, нәтиҗәдә өйгә агулы сөрем газы таралу яный. Үзвакытында түләүләр турында да искәртә. Эш тәҗрибәсенең зур икәнлеге күренеп тора аның. Бу тармакта хезмәт юлы 1993 елдан, ХХI партсъезд исемендәге колхозда газовик булып эшләүдән башланган. Ул чаклар турында кыскача гына сөйләп үтте:
-Үзебезнең Янсыбыга зәңгәр ягулык кертү белән мәшгуль булдым. Колхоз аша (аны Марат Галиев җитәкли иде) Әлмәттән торбалар алып кайттык. Аларны табуда авылдашыбыз, эшмәкәр Равил Ганиевның ярдәме зур булды, эшне дә кызулатты. 1995 елның декабрендә авылны, ниһаять, газ ягулыгына тоташтырдык. Бу вакыйга уңаеннан мәктәп бинасында бәйрәм табыны оештырдык, аңа "Райгаз" оешмасы хезмәткәрләрен дә чакырдык. Зур Кукмара үзешчәннәренең күңелле концерт белән килгәннәре истә.
Казаннан килгән белгечләр тарафыннан үткәрелгән бер айлык курсларда уку Фәиз Әлмиевка бу өлкәдәге белемен арттырырга ярдәм итә. Ә 2002 елдан ул район газ оешмасына күчә. Аңа Янсыбы һәм Иске Йорт авылларындагы 154 хуҗалыкны беркетәләр.
-Ул чакта оешманы җитәкләгән Дамир Хаҗиев җитди, бик таләпчән кеше иде, эшкә җаваплы карауны бурыч итеп куйды. Бу вазыйфаны кабул итеп алган Марат Йосыф улы Борһанов та шундый сыйфатларга ия җитәкче. Эшне оештыра белә, - ди Фәиз Вагыйз улы. - Ел саен март аенда имтихан тотабыз, бу сынауны үткән һәркемгә бер елга эшләргә рөхсәт (допуск) бирелә.
Әфган сугышында ике ел булып кайткан ир-егет мондый гына сынауларны җиңәргә сәләтле, әлбәттә. Кандагар шәһәрендәге бригадада элемтәче булып хезмәт иткән ул. Биредә аеруча көчле бәрелешләр булганы билгеле. Трассада эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга, гарнизонны сакларга туры килгән Фәиз Әлмиевка. Форсаттан файдаланып без аңа киләчәктә дә хезмәтендә уңышлар, тормыш иптәше Гөлзия белән тигез, бәхетле тормыш кичерүен, кызлары Гөлиягә матур киләчәк телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk