Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туембаш мәктәбен тышкы яктан профнастил калай белән тышлыячаклар

Туембаш мәктәбендә әле яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә бара. Биредә инде түбә тулаем алмаштырылып, ишекләр, тәрәзәләр куелган. Хәзерге вакытта мәктәпнең тышкы ягын профнастил калай белән тышлау эшләре бара. Алдагы көннәрдә мәктәпнең идәнен җәю, стеналарны буяу, котельныйны тәртипкә китерүгә керешәчәкләр. Кичә ремонт эшләренең барышы белән танышу максатыннан биредә район...

Туембаш мәктәбендә әле яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә бара. Биредә инде түбә тулаем алмаштырылып, ишекләр, тәрәзәләр куелган. Хәзерге вакытта мәктәпнең тышкы ягын профнастил калай белән тышлау эшләре бара. Алдагы көннәрдә мәктәпнең идәнен җәю, стеналарны буяу, котельныйны тәртипкә китерүгә керешәчәкләр. Кичә ремонт эшләренең барышы белән танышу максатыннан биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да булып китте. Яңа уку елына Туембаш мәктәбенә 3 бала укырга киләчәк, агымдагы уку елында аны 7 укучы тәмамлаган булган. Искәртеп узабыз, быел Нырты, Мәчкәрә, Туембаш, Починок Кучук мәктәпләрендә узачак капиталь ремонт эшләренә дәүләт программасы буенча 60 миллион сум акча каралган. Узган ел капиталь ремонт Ош.Юмья һәм Кукмараның өченче мсәктәпләрендә булды.

Фаил Зәйнуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X