Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәмәке тартучыларга көн бетә

Тәмәке тартуны чикләү турындагы закон үз көченә керде. Ниһаять, уку йортларында, дәваханә-шифаханәләрдә, балалар мәйданчыкларында, мәдәният учреждениеләрендә, җәмәгать транспортларында, йорт подъездларында тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетте. Шулай ук рестораннарда, вокзалларда, поездларда да тарту тыела. Рөхсәт ителмәгән җирдә тәмәке тартучыга хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәзергә кисәтү генә ясаса да, закон проекты нигезендә тора-бара...

Тәмәке тартуны чикләү турындагы закон үз көченә керде. Ниһаять, уку йортларында, дәваханә-шифаханәләрдә, балалар мәйданчыкларында, мәдәният учреждениеләрендә, җәмәгать транспортларында, йорт подъездларында тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетте. Шулай ук рестораннарда, вокзалларда, поездларда да тарту тыела. Рөхсәт ителмәгән җирдә тәмәке тартучыга хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәзергә кисәтү генә ясаса да, закон проекты нигезендә тора-бара 1000-1500 сум штраф салыначак. Берничә райондашыбыздан әлеге законга карата фикереләре белән кызыксындык.

Алмаз Зарипов:

-"Эшләми торган" чираттагы закон бу. Чөнки закон буенча тартмыйлар да, ташламыйлар да. Кеше үзе өчен нинди начар гадәт икәнен тулаем аңлап бетергәч кенә тартмый башлаячак. Үземнең ташлаганыма 1 ай була. 40 ел тарткан идем.

Исемен әйтергә теләмәүче:

-Хатыным белсә дә, әти-әни мине тартмый дип уйлый. Шуңа күрә кем икәнемне дә әйтмим. 6 ел тәмәке көйрәтәм инде. Закон кабул ителү уңайсызлык тудырмый үзе, әмма эш урыныбызда аерым бер урын булырга тиеш, дип уйлыйм. Тартучылар саны да кимер кебек тоела. Үземнең дә аны ташларга теләк бар, әмма эшебез тынгысыз. Өйгә кайткач, әнә бит, кулым тәмәкегә үрелми.

Марат Галимов:

-Законда эшләгән урыныннан 15 метр читтә тартырга ярый диелгән, эш урынында димәгән. Димәк, эш өстәлемнән торып, берничә адым атлауга, миңа авызыма тәмәке кабарга мөмкин дигән сүз бу. Законның эшләнелеп бетмәгән җирләре күп инде аның. Аңа карап кына тәмәкене ташлап булмый, тартучы барыбер тарта. Закон чыгаручылар үзләре үк үрнәк күрсәтә башламый торып, тәртип булмаячак. Ә болай мәгънәсе юк. Әнә, "коры закон" белән нәрсә булуды соң - халыкка ярамады, ә югарыдагыларга бар нәрсә дә рөхсәт ителде. Кыскасы, бик яратып көйрәтәм мин аны.

Галия Шакирова:

-Район үзәк дәваханәсенең поликлиника ишек төбендә, терапия корпусына кергәндә һәрвакыт ирләрнең тәмәке тартканнары күренә. Карарбыз әле, закон кабул ителгәч тә һаман шунда көйрәтерләрме икән?! Төтене киемгә, чәчкә сеңеп кала. Медицина хезмәткәре буларак шуны искәртәсем килә - тәмәке тарту үңәч рагына, ашказаны җәрәхәтенә китерә, кан басымын күтәрә, тамырларны тарайта. Зарарлы икәнен белә торып та, кеше үз сәламәтлегенә күпме зыян салганын аңлап бетерми. Хатын-кызлар, яшь кызлар арасында тәмәке тартучыларның көннән-көн артуы бигрәк тә кызганыч.

Сораштыруны Лилия НУРГАЛИЕВА үткәрде

фото: http://itsnow.ru/nws/news:353256/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке закон штрафлар

erid: 2VtzqxWHLUk