Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының чираттагы коллегия утырышы Кукмарада үтте

29 мартта районыбызда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды. Әлеге чарада Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия әгъзалары, федераль органнарның Татарстан республикасы буенча җитәкчеләре, Татарстан республикасы Дәүләт советы, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республика шәһәр һәм районнарының мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре катнашты. Кунаклар Сабир Әхтәмов...

29 мартта районыбызда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды. Әлеге чарада Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия әгъзалары, федераль органнарның Татарстан республикасы буенча җитәкчеләре, Татарстан республикасы Дәүләт советы, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республика шәһәр һәм районнарының мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре катнашты.

Кунаклар Сабир Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбендә булып, "Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабында катнашу нәтиҗәләре буенча рейтинг күрсәткечләрен формалаштыру" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнаштылар, техник иҗат белән шөгыльләнүче укучыларның, "Мәктәп дәресләрдән соң" грант проектында катнашучы, экологик юнәлештә эшләүче мәгариф учреждениеләренең күргәзмә экспозицияләре, укучыларның спорт өлкәсендәге уңышлары белән таныштылар, мәктәп музеенда, 2нче номерлы Манзарас балалар бакчасында булдылар.

Коллегия утырышы Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейда үтте. Утырышны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алып барды.

Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үзенең чыгышында район тормышы белән таныштырды, мәгариф тармагына аеруча зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Коллегиядә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программа һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Гельнур Манюрова, мәгариф өлксендә күзәтү һәм контроль Департаменты җитәкчесе, министр урынбасары Равил Хәмитов һәм башкалар чыгыш ясады. Чыгышлардан соң коллегия утырышына йомгак ясалды, мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәтләр өчен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да бар иде. Аңа "Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.

Коллегия утырышы турындагы язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасының чәршәмбе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk