Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыналыр чак

Һәр яңалыкны сынап карарга гадәтләнгән кукмаралылар авылларда гаилә фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасын да хуплап каршы алдылар. Бүгенге көндә районда 20 кече ферма уңышлы эшләп килә. Аларның күбесендә сөт җитештерелә, мөгезле эре терлек симертү, кош-корт, сарык, куян, умарта асрауга өстенлек биргәннәре дә бар. Ә Янил авылыннан Тимергалиевлар гаиләсе ат үрчетү...

-Соңгы 4-5 елда үз хуҗалыгыбызда гел ат тоттык. Мал азыгы булса, аны асрау артык кыенлыклар тудырмый. Әле 3 сыерыбыз, үгезләребез дә бар. Ике шәхси кибетебез белән авыл халкына хезмәт күрсәтәбез. Тормыш алып бару өчен безгә шушы керем дә җитәрлек, әмма Рамилнең атлар санын тагын да ишәйтеп, чын ферма булдырасы килде. Без теләгенә каршы килмәдек, - ди гаилә башлыгы Рәис Расим улы.
Рамил - аның улы, үзе дә өч бала атасы. Белеме буенча тарихчы икән. "Зоотехниклыкка укыйсы калган, дип үкенә хәзер", - ди әтисе. Теләк булса, кирәкле белемне үзлегеңнән дә үзләштерергә мөмкин анысы. Авыл баласы өчен болай да терлек асрау эше ят түгел.
-Кечкенәдән атка атланып йөреп, сабантуйларда ат чабышларында катнашып үстек бит без, - ди Рамил үзе дә. - Шуңа атларны бик яратам. Алар да үзләренә нинди мөнәсәбәт булганны яхшы аңлый.
Әлеге гаилә фермасы Ядегәр авыл җирлегендә урнашкан. Кайчандыр күмәк хуҗалыкның гөрләп торган чорында биредә үгезләр симерткәннәр. Хуҗалык җитәкчесе Гафият ага Гарифуллин тау астындагы чишмәдән торба суздырып, су белән бернинди чыгымнарсыз тәэмин ителешне җайга салган. Әле дә чиста чишмә суы челтерәп абзар эченә үк агып керә. Тик хәзер хуҗалар гына икенче. Башта бу мал торагы "Заман" крестьян-фермер хуҗалыгы карамагына бирелгән булган. Ә узган елны аны Тимергалиевлар сатып алган. Абзарның бер өлешен эчке яктан ремонтлап, мал тотарлык хәлгә китерү, иркен утарлар төзү өчен шактый чыгымнар түгәргә туры килгән. Дәүләттән субсидия алгач, торакны тышкы яктан профнастил белән тышларга җыеналар, абзарның калган өлешен төзекләндерү уе да юк түгел. Гаиләнең терлек азыгы игү өчен үз җире юк, шуңа ашлыкны, печәнне читтән сатып алырга туры килә. Узган ел 36 тонна солы, 3 мең түкле, 450 рулонлы печән сатып алганнар. Хәзерге вакытта 21 бия, 7 айгырлары бар. Шуларның өчесе - "Импульс", "Ирек", "Ураган" кушаматлылары - чабышкы атлар. "Ирек" дигәнен быел 60 мең сумга сатып алганнар, ел саен Вятка Аланыннан килеп, район сабантуенда призлы урыннарны алып килгән юртаклар нәселеннән икән ул. Үрчем алу өчен нәселле айгыр булдыру өчен дә күләмле акча чыгарырга туры килгән, "Цезарь" кушаматлы әлеге малны Чаллыдан 80 мең сумга алып кайтканнар. Инде ишәергә җыеналар: 17 биядән колын көтелә, берничәсе март аенда ук колынлаячак. Киләчәктә мал санын 50гә кадәр җиткерергә телиләр.
Фермадагы барлык эшне Рамил үзе һәм Ядегәр авылыннан Денис Абдуллин дигән егет башкара. "Атларны бик яратам. Аларның төрлесендә төрле холык", - ди Денис. Дөрестән дә, без килгәч тә, бу нинди ят кешеләр дигәндәй, атларның кайберләре утар коймасы янына ук килеп басты. Ферма территориясенә иреккә чыгарылган "Ирек" кушаматлы айгыр да, безнең сөйләшкәнне тыңлагандай, арттан ияреп йөри башлады. Яз килгәнне сизәләр малкайлар. Ә аннан соң инде сабантуйларга да озак калмый. Сыналыр чаклар алда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk