Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су буйлары ямьләнә

Районыбызның берничә авылы һәм поселок аша агучы Нурминкә елгасы без моннан 15-20 еллар элек белгән елга түгел инде. Балык тота, су коена торган чоңгыллар да, кер чайкау өчен салынган басмалары да кимеп бара. Чишмәләр кибә, елганың суы саега. Ярлар ишелеп килә, бөтен җирне тал басты, алар арасы чүплек базына ошап...

ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Казандагы "ГидроТехСпецСтрой" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт арасында төзелгән килешү буенча быел Нурминкә ярларын ныгыту буенча зур эш башкарылды.
Җәй башлануга Нурминкә елгасы ярыннан иртә таңнан кичкә кадәр трактор, машиналар гөрелтесе ишетелә башлады. Баксаң, биредә Рудник, Зур Кукмара авыллары тирәсендә елганың кайбер урыннарында су юлын үзгәртү, ярларындагы агачларны кисү, яр буен тәртипкә китерү, таш түшәү буенча күләмле эш башланган икән. Егетләр күп эшләүче, аз сөйләшүчеләр кавеменнән булып чыктылар, шулай булса да берничә сорауга җавап бирделәр.
-Нурминкә елгасы борылмалы булганлыктан, бу урыннарда зур ташу һәм коеп яуган яңгырлар вакытында агым тизләнә, нәтиҗәдә яр буйлары юыла, җимерелә, тугайның тәбәнәк булган өлешендә су ташулар вакытында хуҗалык бакчаларына керә иде, - ди прораб Раушан Шакиров. - Ташу суларының тәэсирен киметү, аның экологик һәм гидрологик торышын яхшырту максатыннан без бу эшкә алындык. Әлеге проектта яр буйларын вак агачлыклардан һәм куаклыклардан чистарту, кирәксез агачларны кисү, су юнәлешләрен утырган ләмнән чистарту, аеруча кызу агым булган җирләрнең яр өлешен таш белән ныгыту кебек эшләр каралган. Чистарту нәтиҗәсендә елганың су үткәрү мөмкинлеге 1,5-1,7 тапкырга артачак.
Егетләр иртә таңнан кичке караңгылыкка кадәр ярларның текә өлешеннән балчык казып, төяп, бушатып, җирне тигезләп, таш түшәп бүгенге көндә эшләрен төгәлләделәр инде. Барлыгы 3 чакрым тирәсендәге яр буйлары тәртипкә китерелде.
Әлеге эш уңаеннан авыл халкыннан төрлечә фикерләр ишетелде. Берәүләр елганың юнәлешен үзгәртергә ярамый, ул барыбер үз юлын алачак, күпме агачны әрәм иттеләр дисә, икенчеләре никадәр чүплек бар иде, юкка чыкты, яр буйлары матурланып, чистарып калды, диде. Өченчеләр исә елганың нинди хәлдә калуы, ярларның ничек булуы киләсе язда ташу үткәч күренер дигән нәтиҗә чыгарды.
Ә хәзергә тал баскан, чүпкә баткан Нурминкә ярлары, әнә, сез рәсемдә күргәнчә матураеп калды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk