Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Солдатта булган диләр...

Яз-көз җиттеме, солдат яшендәге уллары булган әти-әниләр борчуга төшә - баламны кайсы якка җибәрерләр, нинди гаскәргә эләгер икән... Әмма өйдә тотып та булмый - егет кеше Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтырга тиеш.

-Борчылырга бер сәбәп тә юк. Аллага шөкер, илебез тыныч, солдатларның тормышын контрольдә тотарга да мөмкинлекләр зур. Хезмәт итү вакыты бер генә ел бит хәзер, якыннары сагынырга да өлгерми кала үзләрен: уллары дөнья күреп, ныгып, җитдиләнеп кайтып та җитәләр. Шуңа күрә Ватанны сакларга баручы егетләр белән горурланырга, аларга уңышлы хезмәт кенә теләргә кала, - ди район хәрби комиссары Равил Гафиев. - Көзге чакырылыш агымдагы елның 1 октябреннән башланды. Быел районнан 90га якын егет армия хезмәтенә алыначак. Биш егетне озаттык инде - алар Оренбург өлкәсенә киттеләр. Калининградтан Ерак Көнчыгышка, Североморск шәһәреннән Севастопольгә кадәрге барлык хәрби частьларда да егетләрне көтәләр. Һава десанты, коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүне сайлаучылар аеруча күп.
Армиягә алынучы егетләрнең барысы да диярлек югары һөнәри хәзерлекле. Үз теләкләре белән мәктәпне тәмамлауга ук китүчеләр дә бар икән. Техникум-училищеларда, югары уку йортларында белем алучылар исә солдат шинелен кулларына диплом алганнан соң гына киячәкләр.
-Кайсы хәрби частька барачагы ачыклану белән егетләргә солдат тормышы өчен кирәк булган беренчел көнкүреш кирәк-яраклары, кәрәзле телефон бирәләр, банк картасы рәсмиләштерәләр, - дип дәвам итә сүзен хәрби комиссар. - Беренче гыйнвардан солдатларның хезмәт хаклары артып, 500 сумнан 2000 сум булды.
Район хәрби комиссариатында булачак солдатларның сәламәтлеген тикшерү әле һаман дәвам итә. Бу юлы хезмәт узудан кичектерелеп торучыларны, теге яисә бу авыруы булганнарны чакырганнар иде. Кукмара егете Артур Охотников Кукмара 4нче урта мәктәбендә белем алганнан соң укуын Нократ Аланы шәһәрендәге механика техникумында дәвам иткән.
-Медицина тикшеренүе узганнан соң, 6 ай сәламәтлегемне ныгытырга туры килде. Бүген кабат тикшерүгә килдем, алга китеш бардыр, дип уйлыйм. Минем армиягә барып, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәсем, парашюттан сикерәсем килә, - ди ул.
Район үзәк дәваханәсе хирургы Илдус Вәлиев егетләрнең сәламәтлеген уртача, дип бәяли. Арада таза-саулары да, авырулары да бар икән.
-Күбесе солдат хезмәтенә үз теләкләре белән баралар. Контракт нигезендә хезмәт итүчеләр дә шактый. Үз вакытында хәрби бурычыңны үтәп кайтсаң, күңелең тыныч була - мин тәвәккәл егетләрне хуплыйм гына, - ди ул.
Булачак солдатларга хәерле юллар, исән-имин булуларын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk