Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Үрәсбаш" үргә менә

"Үрәсбаш" узган елда корылыктан аеруча интеккән хуҗалык булды. Алай да малларны кышлату чорын уңышлы гына үткәрәләр алар. 11 февральдә терлекләрне кышлату һәм язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышына багышланган семинар-киңәшмәгә җыелган хуҗалык рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр килешенә тиз арада гына терлекләрне көрәйтеп булмый. Башмак таналар, бозаулаган маллар раздойга куелып, аерым...

"Үрәсбаш" узган елда корылыктан аеруча интеккән хуҗалык булды. Алай да малларны кышлату чорын уңышлы гына үткәрәләр алар. 11 февральдә терлекләрне кышлату һәм язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышына багышланган семинар-киңәшмәгә җыелган хуҗалык рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр килешенә тиз арада гына терлекләрне көрәйтеп булмый. Башмак таналар, бозаулаган маллар раздойга куелып, аерым тәрбия ителә биредә. Силос кайбер хуҗалыклардагы кебек әчеп бетмәгән, туралган сенаж, салам белән катыштырып, витаминлы өстәмәләр кушып ашатыла. Булган азыкны хәстәрләп ашатканда терлекләрдән мул продукция алырга мөмкин.
"Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында терлек азыгы 11-16 компоненттан торса, сөт-ит җитештерүдә районда артта сөйрәлгәннәрдә ул 3-4 төрдән артмый. Югыйсә, район ветеринария хезмәте белгечләре язга таба терлек организмында юк дәрәҗәсендә калган микроэлементларны ничек, нәрсәләр белән тулыландырырга икәнен әйтеп торалар. Әчегән силос ашатып терлекләрне агулыйбыз гына бит, ә аны булдырмау өчен күп чыгымнар да кирәкми. Мочевина белән эшкәрткәч, азыкның аксым балансы артканын белмәүче җитәкче-белгечләр дә бар икән әле.
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үрәсбашлыларның терлек асрауга хирыслыгын, тырышлыгын билгеләп үтте. Тырышып үстергән игенне вакытында җыйнап алып, саклап тоту хас аларга. Тәүлеккә 5 тонна сөт сату алар өчен ирешмәслек үр түгел. Җимерелергә җиткән терлек бинасын үз көчләре белән яхшылап ремонтлаганнар, тиешле микроклимат булдырылган. Яшь бозаулар торагында терлекләр эчә торган суны җылыту җайланмасы корылган. Яшь белгеч, ветеринария табибы Тәнзил Гомәровның үз эшен белеп, яратып башкарганы күренеп тора. Азык кертүче Валерий Мамаев, Владимир Владимиров, терлекче Сергей Гараевлар (рәсемдә) - үз эшләрен намус белән башкаручылар.
Хуҗалыкның машина-трактор паркының егерме еллап инде яңартылганы булмаса да, уңган механизаторлар тырышлыгы белән язгы кыр эшләрендә сынатмыйлар. Алар узган елның ноябрь аена ук тырмаларны ремонтлап куйганнар инде. Кечкенә генә мастерскойда чәчкечләр, тагылма техникаларны язга әзерлиләр. Җир көздән эшкәртелгән, орлыклар әзерләп куелган. Үз көннәрен үзләре күреп, киләчәккә өмет белән карый алар.
Семинарда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, баш белгечләр Рамил Гафиятуллин, Мирхәйдәр Рәшитов, Расим Сәләхетдиновлар, райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфиналар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүдә файдаланылмаган резервлар турында сөйләделәр. Район буенча елның беренче аендагы күрсәткечләр үткән елгыдан уңай булса да, бу тармакта республика күләмендә алдынгылыкны бирмәү өчен тырышлыкны икеләтә, өчләтә арттыру таләп итә.
-Эшне фән кушканча оештырып, күбрәк продукция алып, табышлы эшләү, шушы төбәктә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү - безнең уртак максат һәм ул һәрберебездән көндәлек киеренке хезмәт сорый, - диде Р.Рәхмәтуллин үзенең йомгаклау чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk