Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районның өч мәктәбендә капиталь ремонт бара

Быел Туембаш, Нырты, Поч.Кучук, Мәчкәрә урта мәктәпләренә капиталь ремонт ясала. Мәчкәрә мәктәбен төзекләндерү өчен 14 миллион сум акча бүленгән, ремонт барышында мәктәп бинасының түбәсен калай белән ябу, 141 тәрәзә, 96 ишек алыштыру каралган. Промкомбинат оешмасы 3 июньдә эшкә керешеп, бүгенге көндә түбәне калай белән тышлыйсы гына калган. Шуна параллель рәвештә...

Быел Туембаш, Нырты, Поч.Кучук, Мәчкәрә урта мәктәпләренә капиталь ремонт ясала. Мәчкәрә мәктәбен төзекләндерү өчен 14 миллион сум акча бүленгән, ремонт барышында мәктәп бинасының түбәсен калай белән ябу, 141 тәрәзә, 96 ишек алыштыру каралган. Промкомбинат оешмасы 3 июньдә эшкә керешеп, бүгенге көндә түбәне калай белән тышлыйсы гына калган. Шуна параллель рәвештә тәрәзәләрне алыштыру бара. Мәктәпнең эчке ягы да ремонт таләп итә. Ләкин хөкүмәттән бирелгән акчалар гына бинаның эчен яңартырга мөмкинлек бирми.

-"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында мәктәбебезнең элекке укучылары, авылдашлар, якташлар матди ярдәм күрсәтсә, без бик шат булыр идек. Уртак көч белән мәктәбебезне матур, зәвыклы итә алсак, укыту-тәрбия эшен алып барырга шартлар күпкә яхшышыр иде, - ди мәктәп директоры Марсель Һадиев.

Матди мөмкинлеге булганнарны бу акциядә катнашырга чакырабыз.

фото: http://fedpress.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk