Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Советының 28нче сессиясе булды

Бүген Кукмара районы Советының 28нче сессиясе булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1. Кукмара районында җинаятьчелекнең торышы, җинаятьләрне киметү чаралары һәм хокук бозуларны кисәтү турында. 2. 2013 елның 1яртыеллыгына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында. 3. Кукмара район Советының "Кукмара муниципаль районының 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлы чорына...

Бүген Кукмара районы Советының 28нче сессиясе булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кукмара районында җинаятьчелекнең торышы, җинаятьләрне киметү чаралары һәм хокук бозуларны кисәтү турында.

2. 2013 елның 1яртыеллыгына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында.

3. Кукмара район Советының "Кукмара муниципаль районының 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлы чорына бюджеты турындагы" карарына үзгәрешләр кертү хакында.

4. Кукмара район Советының "Административ хокук бозулар хакында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның исемлеген билгеләү турында"гы 27.03.2013 елгы 13 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

5. Кукмара район Советының "Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсе нигезендә бушлай җир участоклары алуга хокуклы гражданнарның исемлекләрен әзерләү тәртибе турында"гы 27.12.2011 елгы 100 санлы карары белән расланган бушлай җир участоклары алырга хокуклы гражданнарның исемлекләрен әзерләү тәртибенә Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсе нигезендә үзгәрешләр кертү турында.

6. Кукмара районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларының төп һәм югары төркемнәренә караган вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервы турында.

7. Кукмара муниципаль районының административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында.

8. Төрлеләр.

Әлеге көн тәртибе буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры Миннемулла Нәҗипов, район финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин, район башкарма комитеты юристы Альмир Гафаров, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марсель Төхвәтуллин, район Советы юристы Ирина Ходовалар чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин чыкты һәм һәр тармакта төгәл бурычлар билгеләде.

Сессияне район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk