Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район халкы сусызлыктан тилмерә

-Безнең Зур Кукмара авылындагы Мәктәп урамында җәй җитсә елның-елында су булмый. Бу проблеманы кайчан хәл итәрләр икән? Ислам Гыймадиев, сугыш һәм хезмәт ветераны. Хатка авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев җавап бирә: -Эссе көннәрдә шәхси хуҗалыклар бакчада яшелчәгә су сибәләр. Су башняларында насослар туктаусыз эшләп торсаларда, су җитми. Су кытлыгыннан чыгу...

-Безнең Зур Кукмара авылындагы Мәктәп урамында җәй җитсә елның-елында су булмый. Бу проблеманы кайчан хәл итәрләр икән?

Ислам Гыймадиев, сугыш һәм хезмәт ветераны.

Хатка авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев җавап бирә:

-Эссе көннәрдә шәхси хуҗалыклар бакчада яшелчәгә су сибәләр. Су башняларында насослар туктаусыз эшләп торсаларда, су җитми. Су кытлыгыннан чыгу максатыннан башняларны үзгәртеп кору планлаштырылды. Хәзер проект төзү, материаллар туплау бара.

-Безнең Королев урамындагы йортларда кайчан су нормаль килер икән? Көн туды исә өйдә су юк.

11 нче йортта яшәүчеләр.

-Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов җавап бирә:

-Бу микрорайонда яшәүчеләр элек-электән кытлык кичрерәләр. Шуны искә алып су саклау өчен ике резервуар монтажланачак. Аларны файдалануга тапшырганчы суга кытлык кала бирә. Хәзергә бу районда яшәүчеләргә суны сакчылрак тотыгыз, дип кенә киңәш бирә алабыз.

фото: http://www.lipetsktime.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk