Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район данын яклаучылар

Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге халыкара татар-башкорт көрәше турнирына район командасы быел яңарган составта барды. Көрәшчеләрне Яр Чаллы шәһәренә озатканда район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин: -Район данын яклаганыгызны белеп, чын күңелдән, хәрәмләшми көрәшегез, Кукмара маркасын төшермәгез, кайткач, куанып очрашырлык булсын! - дигән иде.

28 февральдә күркәм чәй табыны артында, район үзешчәннәренең затлы чыгышлары белән үрелеп барган кичәдә район Башлыгы көрәшчеләр командасына җылы рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.
Биш дистәгә якын команда катнашкан халыкара шәхси-команда беренчелегендә өч көн буе бил алышып, беренче унлык арасына эләгү һәр команда өчен зур сөенеч санала. Әле зур көрәш тәҗрибәсе булмаган, өметле яшь спортчылар белән яңартылган командабызның иң дәрәҗәле саналган бәйгедә алтынчы урын алулары җиңүгә тиң! Тәҗрибә җитмәү, отып барганда үз өстенлегеңне ахыргача файдалана белмәү, хәйләкәрлек җитенкерәмәве дә комачауламаса, команда, һичшиксез, призерлар арасында буласы иде. Бу бәйгеләрнең бик кискен баруын, җиңүләрнең көч түгеп яулануын тагын бер кат раслый.
-Соңгы вакытта көрәшчеләр арасында яклашу, яшьләргә юл бирмәү күренешләре күзәтелә башлаган иде. Район спортын җитәкләүгә Татарстан, Россия күләмендәге ярышларда үзен таныткан Ягъфәр Зыятдиновның килүе, районның көрәш Федерациясен җитәкләүгә атказанган спорт остасы, Муса Җәлил исемендәге турнирларда күп тапкырлар откан Рафак Хәлиуллинның алынуы район көрәшчеләренең данын үстерәчәгенә шигем юк. Таһир Әхкәмов, Илсур Нәҗмиев, Миннерахман Вәккасов, Нуретдин Зыятдинов, Фәнил Исмәгыйлов кебек көрәшче-остазларыбыз, җан-тәннәре белән көрәшкә бирелгән, балалар белән фанатларча янып эшләүчеләр районның һәр тармагында да булса, без яуламаган үрләр калмас иде, - диде район Башлыгы.
Район Башлыгының Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә "Зилант" спорт мәктәбе тренеры Илмар Шәймәрданов (Кукмара), Ядегәрдә тренер булып эшләүче Фәнил Исмәгыйлов, Кукмарада тренер булып эшләүче Таһир Әхкәмов, Яңа Сәрдектән яшь көрәшче Рөстәм Гәрәев, Кукмарада яшәүче студент егет, быел гына көрәшә башлаган Раил Фәттахов, Олыязда тренер булып эшләүче Динар Фәттахов, Мәмәшир егете студент Руслан Хәсәнҗанов, Чишмәбаш авылыннан яшь көрәшче Фарис Билалов, Адай авылыннан яшь көрәшче Ринат Хәйруллин, Олыяз авылыннан яшь көрәшче Җәлил Закиров, сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге директоры, тренер Нуретдин Зыятдинов, Олыяз авылында тренер булып эшләүче Илсур Нәҗмиев, атказанган спорт мастеры, тренер Миннерахман Вәккасовлар лаек булдылар.
Кичәдә әйтелгәнчә, гомер көрәштән тора. Халкыбызның мәйдан батырлары итеп гадел, матур көрәш күрсәткән, үз җирлегебездән чыккан, туган ягыбыз данын яклап бил алышкан ир-егетләрне күрәсе, данлыйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X