Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премьер-министр - районыбызда

Узган шимбәдә районыбызда ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков булып китте.


Әле август аенда гына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызга килеп, Олыязда Лена һәм Рафис Галиевлар тырышлыгы белән төзелгән гаилә фермасына югары бәя биреп киткән иде. Ә бу юлы кунаклар Янсыбы авылында яшәүче Фәйрүзә һәм Шәйхелислам Гайфетдиновларның яңа сафка баскан гаилә фермасы белән таныштылар. Элек тә күпләп мал асраган бу гаилә быел дәүләт ярдәменнән файдаланып, 32 башка исәпләнгән мини-ферма төзеп куйды. Аны сафка бастыру өчен барлыгы 4,7 миллион сум - "Россельхозбанк" тан алынган 1,5 миллион сум кредит, 1 миллион сум субсидия һәм 2,2 миллион сум үз акчалары тотылган. Шул исәптән 627 мең сумга нәселле терлекләр, 554 мең сумга кирәкле җиһазлар сатып алынган һәм урнаштырылган. Дәүләт "50гә50" программасы буенча җиһазлар алуга һәм һәр килограммына 40 сум исәбеннән терлекләр сатып алуга ярдәм күрсәткән. Хәзер фермада 27 мөгезле эре терлек бар. Аның 10сын "Урал" хуҗалыгыннан сатып алсалар, калганнарын үзләре үстергәннәр. Буаз таналар инде бозаулый башлаганнар, хәзер фермада көнгә 100 литр сөт савыла. Абзар, утарлар җиренә җиткереп эшләнгән, мал азыгын да күпләп әзерләгәннәр. Үз хуҗалыкларында әле 110 баш сарык та асрыйлар.
-Котлыйм. Зур эш башкаргансыз. Беренче елларда әле кыенлыклар күп булыр, кредит та түлисегез бар. Әмма тырышлыгыгыз бушка китмәс. Аның игелеген күрергә язсын. Әле моның белән генә тукталып калмассыз, хуҗалыгыгызны тагын да киңәйтерсез дип өметләнәм, - диде Илдар Шәүкәт улы, мини-ферма белән танышып чыккач.
Поселокның А.М. Булатов исемендәге киң профильле лицее белән танышу да кунакларда уңай тәэсирләр калдырды. Укыту-тәрбия процессындагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар, мәктәптәге шартлар, балаларны тукландыру, укытучыларның хезмәт хаклары - боларның һәркайсы Премьер-министрда зур кызыксындыру тудырды. Коллективның инновацион технологияләрдән файдалану дәрәҗәсенә югары бәя бирелде, бу өлкәдә булган проблемалар да игътибардан читтә калмады.
Район Мәдәният йортында кунаклар килешкә хәзерләнгән күргәзмәгә сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның кул эшләре, предприятиеләр, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар җитештергән товарлар куелган иде. Шуларга карап кына да кукмаралыларның эшчәнлегенә бәя бирергә мөмкин. Илдар Халиков та район активы белән булган очрашуда моны ассызыклап үтте.
-Кукмарада тырыш, эшчән, һөнәрле халык яши. Шуңа районыгызда һәр тармакта үсеш күзәтелә. Менә нинди гаилә фермалары төзеп куйгансыз. Эшмәкәрлекнең башка төрләре дә чәчәк ата. Киләчәктә дә илкүләм проектларда актив катнашырсыз дип ышанам. Аларның һәркайсы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән, - диде ул һәм үз чыгышында әлеге проектлар буенча Татарстанда барган эшләргә, киләсе елларга куелган бурычларга, планнарга тукталды, сорауларга җавап бирде.
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кыскача гына район тормышы, һәр тармакта башкарылган эшләр белән таныштырды. Әлеге очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башка кунаклар да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk