Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Погонлы әни

Полициядә көн дә, төн дә юк, гаиләгә түгел, хәтта көзгегә күз сирпеп алып, килеш-килбәтеңне төзәткәләргә вакыт калмый дисәләр дә, хокук сагында торуны үзләренә төп максат итеп алган батыр йөрәкле туташ-ханымнар да бар бит әле бүлектә эшләүчеләр арасында. Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге тикшерүчесе Розалия Мифтахованы гына алыйк....

Кукмарада туып-үскән кыз 1нче гимназияне тәмамлаганнан соң, ТИСБИнең юридик факультетына укырга керә, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша район эчке эшләр бүлегендә эшли башлый.
-Милиция формасы кию, җинаятьчеләрне эзләү минем балачак хыялым иде, - ди ул. - Без детектив әсәрләр язучы якташыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинның "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитләр", "Яшерен касса" һ.б. хикәя-повестьларын укып үскән буын бит. Мәгъсүм абый милициядә эшләүчеләрнең тынгысыз хезмәтләрен шулкадәр оста, үзеңнән-үзең шул өлкәдә "кайныйсың" килерлек итеп тасвирлый иде. Хокук сагында торуга тартылуда яраткан язучымның йогынтысы зур булды. Штабта өч ел эшләү дәверендә шактый зур тәҗрибә тупладым, үземне уңай яктан күрсәтә алдым. Ә инде укуымны тәмамлап кулыма диплом алгач, 2001 елдан хезмәтемне аттестацияләнгән белгеч буларак дәвам иттем.
Розалия Мифтаховага 11 ел эчендә дознаниедә, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә инспектор вазыйфаларын башкарырга туры килә. Хәзерге вакытта тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе ул. Үзенең эшен яратып башкаруы очкынланып янган күзләреннән күренә:
-Хезмәтем кызыклы, мавыктыргыч. Элегрәк ачылмаган җинаять эшләрен тикшерү белән шөгыльләнә идем, хәзер исә катлаулыларын да ачуга алынам, - ди ул. -Иң беренче эшем Янсыбы авылында салам урлаучы белән бәйле иде. Авылга чыгып күрсәтмәләр алдым, дәлилләр тупладым. Каракның кем булуы билгеле булып, эш тиешенчә башкарылганнан соң, судка җибәрдем. Районда кәрәзле телефоннар, йортларга кереп милек урлаулар, куркытып урлау кебек җинаятьләр күп кылына. Әле күптән түгел генә машиналарның тәрәзәләрен ватып, алардан әйберләр урлаучы ике яшь егетнең эшен тикшерергә туры килде. Яшьләрнең җинаять юлына басуы аеруча кызганыч, андыйлар белән очрашканда йөрәкләр сыкрый.
Тикшерү бүлеге начальнигы Айдар Бариев та Розалия ханым турында бары тик җылы сүзләр генә әйтте:
-Безнең бүлеккә 2009 елда гына килсә дә, тиз арада үзен тырыш, принципиаль, эзләнүчән хезмәткәр итеп күрсәтә алды. Мин Розалиянең хезмәтен бары тик уңай яктан гына бәялим. Узган елгы эш нәтиҗәләренә килгәндә, судка 32 җинаять эше кертте. Шуларның берсе аеруча авыр җинаять иде. Оешкан төркем буенча 5 эпизодлы гаять зур, авыр, четерекле эшне тикшерде. Мин полиция капитанының хезмәтеннән бик канәгать.
Ә менә гаиләсенә, энҗе бөртеге кебек кадерле ике кызына вакыты каламы икән погонлы әнинең?
-Металл савыт-сабалар заводында эшләүче ирем Илсурдан башка мин алга таба үз язмышымны күз алдына да китерә алмыйм. Сине аңлый, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер торучы гаиләң булганда гына полициядә эшләү мөмкин, - ди ул. - Хатын-кыз өчен полиция бик авыр хезмәт. Кызларыма вакытым аз кала, шулай да ялларны алар белән бергә уздырырга тырышам. Ике яктан да әти-әниләр безгә нык терәк. Барысы да исән-имин була күрсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X