Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олыяз мәктәбе районда иң мөһим төзелеш объекты булып санала

Беренче сентябрьдә куллануга тапшырылырга тиешле Олыяз урта мәктәбенең яңа бинасы быел районыбызда иң мөһим төзелеш объекты булып санала. Шуңа күрә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашында атна аралаш сишәмбе көннәрендә үткәрелүче күчмә киңәшмәдә төзелешкә кагылышлы бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмый. Объектның кайсы ягына гына сугылсаң да, һәркайсы үз...

Беренче сентябрьдә куллануга тапшырылырга тиешле Олыяз урта мәктәбенең яңа бинасы быел районыбызда иң мөһим төзелеш объекты булып санала. Шуңа күрә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашында атна аралаш сишәмбе көннәрендә үткәрелүче күчмә киңәшмәдә төзелешкә кагылышлы бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмый.

Объектның кайсы ягына гына сугылсаң да, һәркайсы үз эше белән мәшгуль булган төзүчеләргә юлыгасың. Әнә, Харис Хәбибуллинның 6 кешелек бригадасы түбәдә вентиляция шахталары кора.

-Түбәдә ике бригада эшләдек, барлыгы 2658 квадрат метрга калай ябылды, - диде ул.

Мәктәпнең эчке ягы да кырмыска оясыдай кайнап тора. Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге коллектив егетләре сыйныф бүлмәләренә җылылык челтәре суза.

-Электр уты, су кертү, сантехника эшләрен дә без башкарабыз. Тик торган юк, 17-18 кешенең һәркайсына эш җитәрлек, - ди прораб Наил Насыйров.

Бинаның спортзал буласы ягында балчык түгүче егетләргә тап булдык. Кайберләре Янилдәге көллияттә укый, Казаннан кайткан студентлар да бар. Күбесе шушы Олыяз урта мәктәбен тәмамлаган. Үзләренә яңа мәктәптә уку бәхете эләкмәсә дә, төзелештә булышудан баш тартмаганнар. Җәйге чорда акча эшләү студентка комачауламый ул. Мәктәпнең ишек алдында волейбол, баскетбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы да корылачак, анысы - универсиада уңаеннан республика җитәкчелеге бүләге.

Бинага инде яңа тәрәзәләр урнаштырылган, идән-түшәмнәр ясалган, стеналар шомартылган. Ут, су, җылылык, канализация челтәрен корып бетереп, буяу, бизәү, идәннәргә линолеум җәю, ишекләр урнаштыру, территорияне тәртипкә китерү буручы тора. Төзелеш күләме зур, әмма һәр эшне бердәм башкарып чыгарга гадәтләнгән районыбыз бу юлы да сынатмас. Төзелешнең төп подрядчиклары - Мамадышның "Стройсервис" һәм Казанның "РИО САТ строй" оешмалары һәм барлык субподрядчиклар алдында торган бурыч чыннан да бик җитди: яңа мәктәп районыбыз гына түгел, республика горурлыгы булып саналган "Урал" хуҗалыгының хезмәтенә, бүгенге хәленә тәңгәл булырга тиеш. Үз җирендә югары дәрәҗәдә эшли белүчеләре дәүләт ярдәменең дә саллы булачагын республика җитәкчелег искәртеп тора бит. Бу мәктәп тә шуның бер мисалы - төзелеш 120 миллион сумга төшәчәк. Ул 190 урынга исәпләнгән, биредә 40 урынлы балалар бакчасы да булачак.

-Иске мәктәбебез 1969 елда хуҗалык исәбе белән төзелгән һәм шуннан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Түбәдән су үтә, бернинди уңайлыклар юк, сыйныф бүлмәләре кысан иде. Яңа мәктәп салынуга сөенеп бетә алмыйбыз, - ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирая Мөхәммәтшина.

Укытучыларга да, әти-әниләргә дә төзелештә эш җитәрлек булачак.

-Инде әтиләрне берничә тапкыр җыеп, өмәләр оештырдык. Берәү дә ярдәмнән баш тартмый, үз авылларыбызда яшәүче балалар өчен бит. Иң сөенечлесе - аларның саны арта бара, - ди Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов.

Төзелеш "Урал" хуҗалыгы ярдәменнән башка бармый. Төзүчеләрне ике тапкыр тукландыруны, яшәү урыны белән тәэмин итүне хуҗалык һәм җирлек үз өстенә алган. Бүген биредә 158 бала белем ала икән, алар арасында киләчәктә язмышын туган төбәге белән бәйләп, күмәк хуҗалыкта эшләргә калучылар да аз булмас. Ә быел беренче сентябрьдә мәктәп бусагасын 14 бала атлап керәчәк. Шул көндә яңа уку йортының тарихы да языла башлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk