Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәүрүз килде, яз да килсә...

Әллә кыш яңадан килә тагын: суык җил битләрне өтәли, куе томан Кукмара тавыннан төшеп, бар җиһанны каплаган. Төннәрен 10-15 градус суык. Алай да, зуркукмаралылар зурдан кубып, быел Нәүрүз бәйрәмен мәктәп биләмәләреннән "Ялкын" спорткомплексы янына күчереп, бөтен авыл өчен тамаша ясаганнар.

Ымсындырып кайнар коймак, шашлык исе таралган, дәртле музыка яңгырап тора. Яшьләр ат җигеп карга боткасына ярма җыеп йөриләр. Әнә машинасына гадәттәгечә бүләкләр төяп авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев килеп җитте һәм ярышлар башланып та китте. Зөфәр Гайнуллинның вәкарьле командалары астында аркан тарту, волейбол, мини-футбол, кул көрәше, гер күтәрү, өстәл теннисы кебек уеннар старт алды.
Рузилә белән Илгиз Зариповлар җитәкчелегендә үзешчәннәр концерт программасын башлап җибәрделәр. Томанны тарата башлаган кояшны сөендереп Зөфәр ага Галимов моңлы җырын суза: "Безнең йөрәкләр шикелле ярсулар булмас инде...". И.Зарипов нәрсәгә тотынмасын, булдыра да инде: гөрләтеп концерт та куйды, дистәләп уенчыны җиңеп, шашка ярышларында җиңүче дә булды.
Ул арада халык карга боткасына рәхәтләнде, аның тәме! Мәктәп пешекчеләре аны телеңне йотарлык итеп пешергәннәр, урамда учак ягып пешергәндәге кебек төтене генә сеңмәгән...
"Ялкын" спорткомплексы янындагы хоккей кырының башка җиргә күчерелүенә кемнедер гаепләүгә каршы Зур Кукмара спорт әһелләре:
-Уйнарга барыбыз да яратабыз, ә шугалакны чистартып торырга ашыгучы юк. Аны без яңа урында корып, биредә йөгерү урыны, бәләкәй генә футбол кыры, күчерелә торган волейбол мәйданчыгы, вертикаль аркан, турник куеп, агачлар утыртып, яшь гаиләләр өчен ял итү урыны булдырачакбыз - дип планнарын сер итеп сөйләделәр. Җирле үзидарә, мәктәп, спорткомплекс коллективы бердәм тотынгач, чынга ашмаслык түгел бу!
Зур Кукмарада яндырылган карачкы уты гына куып җибәрә алмады суыкны. Әмма салкын дип тормадылар, халык икенче көнне Кукмарадагы Җиңү Паркына Кыш озатуга җыелды. Мәйданда иртәдән шат балалар тавышы - алар өчен әллә ничә җирдә уенчыклар, тәм-том сатыла, карусель әйләнеп тора, паровоз йөгереп йөри - ата-аналарының кесәләрен ару ук "җылыттылар" балалар бәйрәм беткәнче. Шашлыкның ниндие генә юк! Карга боткасы галәмәт зур казанда пешә тора, халык сыйлана тора. Нәүрүз гүзәле бала-чаганы кәнфит-прәннек өләшеп рәхәт чиктерә. Район Мәдәният йорты артистлары сәхнә тутырып тамаша күрсәтә: җыр-бию, уен-көлке тынып тормый. Әнә Харис Мостафин бер бәйләм яңа шигырьләрен халыкка бүләк итә, шаян да алар, моңсу да.
Концерт номерлары арасында төрле спорт ярышлары игъланнары, бәйгеләрдә җиңүчеләрнең исемнәре атала. "Олимп" спорт сараенда "Автохан" балалар арасында хоккей турниры үткәрә, тәнәфесләр вакытында шорт-трек узышулары, тамашачылар өчен уеннар оештырылып тора.
Кукмара халкы, бала-чага өчен мавыктыргыч булды Нәүрүз бәйрәме. Инде язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып, җәе хәере белән килсен иде.
Кукмарада Нәүрүз бүләгенә түбәндәге җиңүчеләр лаек булды: гер күчерүдә Фәрхәт Минһаҗев белән Җәмилә Тимершиналарга тиң булмады. Пенсионер Валентина Борисованың катнашмаган спорт төре юктыр. Ул скакалкада яшьләр сокланырлык сикереп икенче урын алды, беренче - Гүзәл Сибгатова. Корычтай нык куллы Руслан Хәммәтганиев һәм республика ярышларында чарланган Рузия Фәттаховалар барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр иттеләр. Аркан тартуда Кукмараның Р.Хәммәтганиев, Р.Моратов, Ф.Минһаҗевлардан торган командасы җиңүче булды. Ә хатын-кызлардан Сөмбел, Ләйсән Хафизовалар, Җәмилә Тимершиналардан торган команда барысыннан өстен булды.
Ә бәйрәмнең иң асыл бүләге - яхшы кәеф һәркемгә дә өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk