Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәскәүдән кайткач...

Россия Президенты Указы нигезендә 2011 елдан илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә. "Рус теле" (2011-2015) максатчан федераль программасы кысаларында Мәскәүдә быел беренче тапкыр "Рус теле - Россия халыкларының гомуммилли казанышы" Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальдә Кукмара 4нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Зөһрә Шәфигуллина, Алсу Саматова, Эльвира Шәфигуллиналар да катнашып кайтты....

-Фестивальнең сылтамасы электрон көндәлеккә урнаштырылган иде. Россия күләмендә оештырыла торган бәйге булгач, җиңү яулау, икенче турга узу турында уйлап та карамадык, шулай да, тәвәккәлләп, проектлар эшләргә алындык, - диләр кызлар.
Конкурста катнашучыларга ун номинация тәкъдим ителгән була. Күмәкләп "Социаль проект" әзерлиләр алар. Зөһрә Шәфигуллина исә өстәмә рәвештә "Дизайнда рус сүзе" дигән номинациядә дә үзен сынап карый. Күренекле урыннарны фотога төшереп, алардан коллаж, карта ясый ул. Интернет челтәре аша җибәрелгән хезмәтләрнең икесе дә жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнә. Рәсәй башкаласында Рус теле көне уңаеннан оештырылган фестивальгә чакырылалар алар. Хис-кичерешләрдән күңелләре мөлдерәп тулган, сөйләп сүзләре бетәрлек түгел...
-Фестивальгә Рәсәйнең барлык шәһәрләреннән, хәтта чит илләрдән дә килгәннәр иде. Өч көн дәвамында Мәскәү дәүләт гуманитар университетында узган мастер-классларда катнаштык, проектларны якладык. Бәйгенең тәүге турын узган хезмәтебез беренче унлыкка керде, Дәүләт Думасына җибәрелде. Мәскәүдә бер төн эчендә әзерләнгән "Саташкан әкиятләр театры" проекты өчен дә күпсанлы мактау сүзләре ишеттек. Видеокүпердә Дума депутатлары белән очраштык, - диләр алар. - Конкурс-бәйгеләр дә бик күп булды. Һәрберсендә катнашып, үзебезне уңай яктан күрсәтергә тырыштык. Фестивальнең йомгаклау туры Дәүләт Кече академия театрында узды. Бүләкләрнең иң күбесе - әлеге чарада актив катнашкан татарстанлыларга иде. Без исә җиңүче сертификаты һәм Кара диңгез буендагы "Орленок" балалар лагерена юллама алып кайттык.
Кызларның җитәкчеләре, Кукмара 4нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Галина Степановага да фестивальдә рус телен үстерүдә фидакарь хезмәт күрсәткәне өчен медаль тапшырыла.
-Мәскәүгә барган кызларның өчесе дә яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укыйлар. Проектларны да тырышып, күңел биреп әзерләделәр. "Мин рус телен өйрәнер идем" дигән эш балалар бакчасына йөрүчеләр, беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнүчеләр өчен аеруча кирәкле. Интернет ресурслар ярдәмендә программалар төзү, аның нигезендә дәресләр уздыру өчен мөһим ул. Шуның өчен без поселокның 7нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы белән анда барып дәресләр үткәрү турында килешү дә төзедек, - ди Галина Борисовна. - Фестивальдә төрле югары уку йортлары студентлары, укытучылар, доцентлар да катнашты. Мәктәп укучылары күп түгел иде. Йөзләгән конкурсант арасында кызларның беренче унлыкка керүләре, Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетка укырга чакырылулары һәммәбез өчен дә зур сөенеч. Мин алардан бик канәгать. Кызларның өчесенә дә укуларында уңышлар телим, алга таба да яңадан-яңа җиңүләр яуларга насыйп булсын иде аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X