Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә районыбызда 98 балага мәктәп сумкалары тапшырылды (+фото)

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр быел да акциядән читтә калмыйча, әлеге чарада үз өлешләрен керттеләр. Хәйрия акчасына авыр тормыш хәлендә калып, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 98 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды. Букчага уку әсбаплары...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр быел да акциядән читтә калмыйча, әлеге чарада үз өлешләрен керттеләр. Хәйрия акчасына авыр тормыш хәлендә калып, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 98 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды. Букчага уку әсбаплары белән беррәттән, "Бердәм Россия" партиясенең логотибы төшерелгән футболкалар да салынган иде.

Бәйрәмгә килгән балаларны, әти-әниләрне иң элек район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде:

-Быел районыбызда 512 бала беренче сыйныфка укырга бара. Кызганычка каршы, ул-кызын тиешенче мәктәпкә әзерләү мөмкинлеге булмаган гаиләләр дә бар. Без аларга хәйриячеләр ярдәме белән алынган сумкалар бүләк итәбез. Балалар, тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз, - дип үзенең изге теләкләрен җиткерде, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде ул.

...Җиңү Паркы каршындагы мәйдан гөрләп тора, тирә-юньгә дәртле җыр агыла. Әти-әниләрен, әбиләрен җитәкләгән берсеннән-берсе кечкенә малай-кызларның тагын берничә көннән мәктәп бусагасын атлап керүләренә һич кенә дә ышанасы килми. Үзләреннән дә зур букчаны ничек күтәреп йөрерләр, әлегә уеннан башканы күз алдына китерә алмаучы сабыйлар фән серләренә төшенә алырлармы?

-Балалар бакчасына йөргәндә үк укырга, язарга, рәсем ясарга өйрәнәләр бит хәзер. Минем кызым саный да белә, төсләрне дә аера, шуның өчен мәктәптә артык кыенлыклар туар дип уйламыйм, - дип шик-шөбхәләребезне юкка чыгара быел үзенең кечкенә кызын беренче сыйныфка укырга бирүче Роза ханым Шәрифуллина.

Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, район башлыгы тапшырган мәктәп сумкасына ия булган Полина Павлова укырга Манзарас урта мәктәбенә барачак.

-Китап-дәфтәрләр, ручка, буя карандашлары алдык. Минем дә апаларым һәм абыем белән бергә мәктәпкә барасым, укыйсым килә, - ди ул.

Кызчыкның әнисе Алина ханым яңа уку елында үзенең дүрт баласын мәктәпкә озатачак.

-Олы кызыбыз Диана - алтынчы, Аделина - бишенче, Даниил - өченче, ә Полинабыз быел беренче сыйныфка бара, - ди ул. - Балаларның барысына да мәктәп кирәк-яраклары алдык инде. Форма күлмәкләрен тегәргә заказ биргән идек, әзер булгач, барып кына аласы кала. Балалар язмышына битараф калмаган игелекле кешеләргә, сумкалар бүләк итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт.

Алсу ИДРИСОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X