Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит

Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән инде алтынчы ел республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уза.

Әлеге акциядә быел да районыбызның социаль яклау оешмалары, предприятие, мәктәп, балалар бакчалары коллективлары, шәхси эшмәкәрләр, күмәк хуҗалыклар активлык күрсәтте. Кызганычка каршы, районда мөмкинлекләре чикләнгән, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар саны шактый. Быел беренче сыйныфка баручы 537 баланың 151енә, шулай ук 2-11 сыйныфларда укучы 81 балага ярдәм күрсәтелде.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында район Мәдәният йортында оештырылган бәйрәм бик күңелле узды. Анда хәйрия ярдәменә мохтаҗ булган беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырылды. Бу көнне зал сабыйларның шат авазларыннан гөрләп торды дисәк тә ялгыш булмас. Поселок балалар бакчаларының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр аеруча шаян. Ә инде булачак укучылар - берсеннән-берсе матур итеп чәчләренә ак бантлар таккан кызларның, мәктәп формасы кигәннән соң бераз үсеп киткән малайларның җитдилекләре йөзләренә чыккан. Шулай булырга тиеш тә. Тиздән - мәктәпкә, үзләреннән кечкенәләр өчен алар хәзер апа-абыйлар бит!
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышын һәр бала тын да алмый карады. Җырладылар да, биеделәр дә алар. Мальвина, Карабас Барабас, Буратино, Кызыл калфак рольләрен башкаручылар залда утырган һәркемне гүя тылсымлы әкиятләр иленә алып керделәр. Явызлыкны җиңеп чыккан балалар белем дөньясына юл алды.
Театральләштерелгән тамашадан соң балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин тәбрикләде:
-Бүгенге чараның иң кадерле кунаклары, әлбәттә, балалар. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн, беренче укытучы - һәркемнең хәтерендә мәңгегә уелып кала. Мәктәптә сез тиешле белем һәм тәрбия алудан тыш, тормышта үз юлыгызны да табарга өйрәнерсез. Без исә үз чиратыбызда тиешле шартлар булдырырга тырышырбыз, -диде ул. - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә районыбыз ел саен актив катнаша. Үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова, залда утырган һәркемне якынлашып килүче яңа уку елы белән котлап, депутатлар исеменнән кайнар сәламнәр тапшырды, бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләүнең авыр һәм күп чыгымнар сорый торган гамәл булуын билгеләп үтте.
-Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүдә хәйрия акциясенең әһәмияте зур. Кадерле балалар, сез - безнең киләчәк. Әти-әниләрегезнең, укытучыларның сүзләрен тыңлагыз, тырышып укып, безгә лаеклы алмаш булып үсегез, - диде ул.
Бәйрәмнән әти-әниләр дә, балалар да күтәренке кәеф белән таралышты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk