Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Манзарас мәктәбендә узган Парламент дәресендә депутатлар катнашты

Россия Президенты Владимир Путин "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Федераль законының 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды. Федераль закон нигезендә быел беренчеләрдән булып 27 апрельдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелде. Бу дата 1906 елда Россиядә парламентаризмның нигезләрен салган ил тарихында беренче демократик институт -...

Россия Президенты Владимир Путин "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Федераль законының 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды.

Федераль закон нигезендә быел беренчеләрдән булып 27 апрельдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелде. Бу дата 1906 елда Россиядә парламентаризмның нигезләрен салган ил тарихында беренче демократик институт - Дәүләт Думасы эшенең башлану көне булып тора.

Россия парламентаризмы көне уңаеннан районның барлык мәктәпләрендә «Парламент дәресләре» узды. Манзарас урта мәктәбендә үткән дәрес-дискуссиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты.

Дәрестә укучылар хозурына дәүләт символлары, Россиянең төп Законы булган -Конституция, Татарстан гимны белән бәйле сораулар бирелде, видоязма тәкъдим ителде. Әңгәмә рәвешендә барган дәрестә укучылар кунакларның да фикерләрен тыңладылар, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Парламент дәресен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Мотыйгуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Манзарас Парламент дәресе

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X