Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубян техникумында очрашу кичәсе узды (+фото)

Лубянда урман техникумын төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да катнашып, кунакларны, очрашуга килүчеләрне тәбрикләделәр, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. ...Чәчләргә чал йөгерсә дә, йөрәк һаман унсигездә! Бер-беребезне авырлык белән танысак та, һәркем шундый якын, газиз,...

Лубянда урман техникумын төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да катнашып, кунакларны, очрашуга килүчеләрне тәбрикләделәр, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

...Чәчләргә чал йөгерсә дә, йөрәк һаман унсигездә! Бер-беребезне авырлык белән танысак та, һәркем шундый якын, газиз, кадерле. Беренче мәхәббәт хисләре туган, яшьлегебез узган төбәк бит ул Лубян. Ерак араларны якын итеп төрле төбәкләрдән җыйналган шәкертләр әнә шулай сөйләнеп, мәгърур чыршы-наратларга, авылның гүзәл табигатенә соклана-соклана көллияткә уза. Анда исә үзгәрешләр бихисап: сыйныф бүлмәләре, тулай торак заманча җиһазландырылган, һәр почмакта яңарыш...

-Мин техникумны 1987 елда тәмамладым, - ди Азнакайдан килгән Нәфис Кәбиров. - Соңгы биш-алты елда очрашуны бер дә калдырганым юк. Бергә укыган төркемдәшләрне күрү, хатирәләрне барлау үзе бер гомер бит ул. Быел тормыш иптәшем Рәзинә белән аның апасы Ризидәне дә үзем белән иярттем. Бәйрәмне бик ошаталар. Мин техникумда укыганда Гамилә исемле әбидә яшәгән идем. Ул бүгенге көндә дә исән-сау, быел 94 яшен тутыра. Аның да хәлен белеп чыктык. "Бик сагынам, ешрак кил", - дип елап калды. Мөмкинлек булганда дуслар, мөгаллимнәр белән очрашуга ничек кайтмыйсың инде!

-Лубянны беренче тапкыр күрүем. Оҗмах бит монда. Чит илгә чыкканчы гаиләм белән бирегә килеп 2-3 көн рәхәтләнеп ял итеп китәр идем. Татарстанның иң матур почмакларының берсен күрү бәхете насыйп булды. Истәлеккә үргән кәрҗин сатып алдым, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклаша Яр Чаллы кунагы Ризидә ханым.

Очрашуга кайлардан гына килмәгәннәр! Удмуртия, Марий-Эл, Киров өлкәсе, Казаннан кайтучылар да шактый. Бәйрәм чарасын алып баручының сүзләренә караганда, көн дәвамында барлыгы 500гә якын кеше теркәлгән. Арада техникумны тәмамлауларына 30, 40, 50 ел тулуны билгеләп үтүчеләр дә бар. 1978 елгы чыгарылыш укучылары исә 18ләп җыелган.

Бәйрәмдә мәгариф ветераны Нәзирә ханым Кадыйрова да үзенең истәлекләре белән уртаклашты, әлеге чараны оештыручыларга үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. Авыл өлкәннәре Пелагея Дронкова, Люция Нәҗмиева, Фәүзия Нигъмәтҗановалар да стадионга бәйрәм концертын тамаша кылырга килгәннәр.

-Без үзебез дә техникумда укыдык. Быел да очрашу узганын белгәч, бик сөендек, - диләр алар.

Лубян авылы килене Рәмзия ханым Хәнәфиева тумышы белән районыбызның Битләнгер авылыннан.

-Урман техникумында укыганда урлап алып калганнар иде, инде хәзер өч дистә елга якын биредә, - ди ул. - Сәнгатьне бик яратам, җырлыйм, Сабантуйлар алып барам. Ике ел элек лаеклы ялга чыксам да, бер генә бәйрәмдә дә катнашмый калганым юк. Ирем Васил да техникумның чыгарылыш укучысы, бүгенге көндә көллияттә урман мастеры булып хезмәт куя. Олы улым Рөстәм - урман кисүдә эшли, Алмазыбыз да урманчы. Киленем Надежда көллиятне тәмамлап, Йошкар-Олага укырга керде. Кыскасы, без гаиләбез белән урманчылар. Бүгенге бәйрәмгә дә бик теләп килдек. Очрашулар бик кирәк ул.

Техникумның урман-техник бүлеген тәмамлаган Фәрия Гыйләҗева Марий-Элдан ук кайткан.

-Очрашуга беренче килүем. Лубян үзгәреп беткән. Техникум территориясендәге матурлыкны әйтеп бетерерлек түгел, - ди ул. - Мамадышта, Лубянда яшәүче туганнарым да монда. Бергә укыган кызлар-егетләрне күрдем, тәэсирләр...бик күп елларга җитәрлек.

Лубян авылы төнгә кадәр гөрләп торды. Чыгарылыш укучылары, кунаклар техникум, музейга экскурсия ясадылар, стадионда концерт карадылар. 80нче еллар дискотекасыннан соң бөя янында бәйрәм салюты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лубян очрашу техникум

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X