Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лилиядән уңдык, диләр...

Авыр һәм җаваплы булса да, Лилиянең үз хезмәтен яратып башкаруы бар эш-гамәленнән, үз-үзен тотышыннан, йөз-кыяфәтеннән үк күренеп тора. Чыннан да, бик мөлаем, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, ачык күңелле почта бүлеге җитәкчесе ул. Юкка гына Кукмара үзәк почтасы җитәкчеләре дә, Байлангар төбәге халкы да аны мактап, хезмәтенә югары бәя бирмиләрдер.

Кукмарадагы 1нче мәктәпне тәмамлаганда киләчәктә үзен банк хезмәткәре итеп күзалласа да, әлеге һөнәргә белем алгач, Кукмара саклык банкында ике генә ел эшләп кала ул. Чөнки Нормабаш егете Ринат Ганиев уңган-булган Лилияне озакка сузмыйча үзенә кәләш итеп алып кайта.
Байлангар почта бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнгәненә дүрт кенә ел булса да, Лилия Илсур кызын үз һөнәренең остасы дип ныклы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Әнә, Байлангар авылында яшәүче Минҗиһан апа Галиева, Миннегөл апа Гыйззәтуллиналар да хезмәтен ничек бәялиләр бит аның. Өлкән яшьтәге апалар: "Лилиянең бер эшеннән дә гаеп табарлык түгел, ачык йөзле, кешелекле, төпле фикерле ул. Байлангар авыл җирлегендә эшләгәндә дә тел-теш тидерерлек булмады. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итәргә тырыша. Кайнанасы өчен яраткан килен, иренә сөекле хатын, балаларына кадерле әни ул. Исән-сау эшләсен генә", - диләр. Ә Кукмара почтамты җитәкчелеге: "Бар эшен төгәл, җиренә җиткереп башкара, хат ташучылар белән дә килешеп эшли. Апрель аенда Казанда почта бүлекчәләре җитәкчеләре арасында үткән республика бәйгесендә дә сынатмады ул", - дип характеристика бирделәр.
Узган ел Байлангар почта бүлекчәсе куелган планны район буенча уртача күрсәткечтән күпкә арттырып үтәгән. Айлык уртача товар әйләнеше 38 мең 500 сум тәшкил итә.
Почта хезмәткәрләренең бүгенге көндә эшләре күпкырлы: төп почта хезмәтен алып бару белән беррәттән, товар саталар, түләүләр, салымнар кабул итәләр, күп төрле хисаплар бирәләр, һәрнәрсәнең исәбен алып баралар. Кыскасы, универсаль хезмәт күрсәтәләр алар. Нишлисең, базар шаукымы почтага да үтеп керде, заманы, соравы шундый.
-Куелган көчкә, җаваплылыгына карата хезмәт хакы аз булса да, эшемне яратып башкарам. Әлбәттә, ул өйгә дә "ияреп" кайта, шөкер, ирем, кайнанам аңлыйлар, сүз әйтмиләр. Почта бүлекчәсен Рамилә апа Әгълиуллинадан кабул итеп алган идем. Рәхмәт инде аңа, төпле киңәшләре белән бер кат эшкә "кереп" киткәнче гел ярдәм итеп торды, - ди Лилия үзе.
Почта бүлекчәсе җитәкчесеннән газета-журналларга язылуның барышы белән кызыксындык. "Интернет заманы булса да, вакытлы матбугат белән танышып баручылар күп. Әйтик, Байлангардан Гәүһәрия апа Кәримуллина 2 мең сумнан күбрәк газета-журналларга, Сазтамактан Зөмәрия апа Фазылҗанова 6-7 төрдәге газетага язылды. Районның төп хәбәрчесе булган "Хезмәт даны"н да бездә яратып укыйлар", - ди ул.
Лилия Ганиевага алга таба да тирә-юньгә әнә шулай мәрхәмәтлелек, изгелек орлыклары чәчеп, исән-имин яшәргә, хезмәтенең куанычын күреп гомер итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X